Рөстәм Нигъмәтуллин хәрби хезмәткәрләрне һәм ветераннарны Хәрби һава көчләре көне белән котлады

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәрби хезмәткәрләрне һәм ветераннарны Хәрби һава көчләре көне белән котлады.

«Хөрмәтле хәрби авиаторлар һәм Хәрби һава көчләре ветераннары! 12 августта илебез Хәрби һава көчләре көнен билгеләп үтә.

Хәзерге вакытта авиация –  ул Россия Федерациясе Кораллы көчләренең илебез куркынычсызлыгын һәм мәнфәгатьләрен аның һава киңлекләрендә саклау өчен билгеләнгән аеруча тиз хәрәкәт итәргә сәләтле һәм манёврлырак төре.

Хәрби авиация тарихы бөек Ватаныбызның героик үткәненнән аерылгысыз. Бөек Ватан сугышы елларында хәрби очучыларның батырлыгы, авиация сәнәгате хезмәткәрләренең фидакяр хезмәте ил елъязмаларында алтын хәрефләр белән язылган.

Бүген хәрби очучылар һәм штурманнар, авиация белгечләре Россия армиясенең иң яхшы традицияләрен дәвам итүчеләр һәм лаеклы варислары булып тора. Алар хәрби бурычын намус белән үти, Россия иминлеген, аның дәүләт ихтыяҗларын саклауда һәм халыкара террорчылыкка каршы көрәштә авыр хезмәтне батырларча үти.

Илнең хәрби авиациясен үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеш кертүче авиатөзелеш предприятиеләре коллективларына аерым рәхмәт.

Бәйрәм көнне язмышын илнең Хәрби-һава көчләре белән бәйләгән татарстанлыларны ихлас котлыйм. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, яңа уңышлар, хәрби әзерлекне күтәрүдә яңа казанышлар телим!», диелгән Рөстәм Нигъмәтуллинның котлавында.


Фикер өстәү