Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, кадерле ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез – нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан котлыйм, – диелә котлауда. – Быел Татарстан нефть чыгара башлауга – 80 ел һәм Ромашкино чыганагы ачылуга – 75 ел тулуны билгеләп үтә. “Җир мае”на тәүге юл яручыларның гаять зур хезмәте, батырлыгы һәм үз эшенә тугрылыгы Бөек Ватан сугышы елларында да Татарстан нефтен чыгару мөмкинлеген биргән. Шушы вакыт эчендә республикның җир асты катламнарыннан 3,5 миллиард тонна “кара алтын” чыгарылган.

Татарстан, геологларның, геофизик, бораулаучы, шахталар казучы, инженер, техник һәм галимнәрнең берничә буынының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, илнең төп нефть-газ үзәкләренә әйләнде.

Республиканың социаль-икътисади үсешенә нигез салган ветераннар алдында баш иябез.

Бүген нефть-газ сәнәгате предприятиеләренең хезмәт коллективлары икътисадны үстерүгә үзләреннән саллы өлеш кертүне дәвам итә: нефть чыгаруда, производствоны, ресурслар базасын үстерүдә югары нәтиҗәләргә ирешә.

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренә, ветераннарына Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясен үстергә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерәм.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим”.


Фикер өстәү