Раббани Нургалиев: «Танышырга теләгән кызлар бар ул, тик…»

Көрәшче егетләрне Сабан туйларында гына искә алырга дигән кагыйдә юк бугай бит?! Без дә менә «Ни хәл?» сәхифәсенә кунакка спортның бу төрен үз иткән оста егетләрнең берсен Раббани Нургалиевны дәштек әле.

БЕЛЕШМӘ

Тулы исеме: Раббани Ришат улы Нургалиев.

Туган ягы: Актаныш районы Яңа Әлем авылы.

Раббани исеме аңа данлыклы көрәшче Раббани Гайфуллин хөрмәтенә кушылган.

Бала чагында биюгә дә йөреп карый, тик көрәш дөньясы егетне күбрәк кызыксындыра.

– Көрәшче егет җәен ничек уздырды? Гомумән, җәй айларын ничек үткәрәсең?

– Җәй айлары үземнең туып үскән авылымда уза. Иртәдән кичкә кадәр эш. Ә кичләрен дуслар белән күрешәм, су буйларына барабыз. Быел шактый Сабан туйларында катнаштым. Өч сарык, бер кер юу машинасы, акчалата бүләкләр оттым. Мамадыш, Мөслим, Актанышта үз авырлыгымда җиңү яуладым. Иң истә калганы – икенче мәртәбә Дөнья чемпионатында җиңүем булды. Сабаның Миңгәр авылында узды ул быел.

– Сиңа көрәшкәндә нәрсә мөһим: матур алым күрсәтүме, әллә бернигә дә карамастан җиңүме?

– Миңа көрәшкәндә иң мөһиме – имгәнмичә, матур алым ясап, җиңеп чыгу.

– Келәмгә чыгар алдыннан ниндидер ышануың, кабатлый торган йолаң бармы?

– Мин белгән догаларымны укыйм, Аллаһы Тәгаләдән җиңү сорыйм.

– Раббани, әйдә, хыялланып алыйк әле. Социаль челтәрләрнең берсендә «өйләнмәгән» дип язып куйгансың. Йөрәгең буш дигән сүзме инде бу? Гомумән, Раббаниның тормыш иптәше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Мине аңлый, әйткәнне тыңлый белсә, яхшы булыр иде. Танышырга теләгән кызлар бар ул, ләкин, минемчә, язышып кына аңлашып булмый. Кемнең кем икәне алай гына аңлашылмый. Очрашып сөйләшүгә ни җитә!

– Син көрәштән кала тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Ял итәргә, дуслар белән күрешергә, алар белән бергәләп табигатькә чыгарга яратам.

– Казан дәүләт архитектуратөзелеш университетында югары белем аласың. Төркемдәшләрең данлыклы көрәшчеләрнең бер вәкиле белән укуларын беләме? Горурланамы?

– Алай аерым мөнәсәбәт сизмим, әллә үзләре сиздермиме?.. Мин барысы белән дә яхшы аралашам, әйбәт мөнәсәбәттә үзе.

– Раббани, киләчәктә тормышыңны көрәш белән бәйләрсеңме?

– Әлегә әйтә алмыйм шул. Сәламәтлек кирәк. Әлегә көрәшәм, булдырам. Тик гомер буе көрәшеп йөреп булмастыр.

БЛИЦ-СОРАШТЫРУ

 – Яраткан ризыгың?

– Ит стейклары.

– Соңгы укыган китабың?

– «Война и мир».

– Яраткан җырчың?

– Салават Фәтхетдинов.

– Киномы яисә театр сәнгатеме?

– Икесен дә бертигез күрәм.

– Иң бәхетле көнең?

– Беренче тапкыр дөнья чемпионы булган көнем.

 

 

 

 


Фикер өстәү