Доронин белән бергә Finiko финанс пирамидасын оештырган өч кешене эзлиләр

Finiko финанс пирамидасына нигез салышучылар – Эдвард һәм Марат Сабировлар, Зыгмунт Зыгмунтович җинаять эшендә үзләренә шик төшүчеләр статусын алулары сәбәпле, эзләүгә игълан ителгән. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасында финанс базарындагы алдашулар буенча сораулар бирү өчен ачылган “Кайнар линия” вакытында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлек җитәкчесе Руслан Дәүләтьяров сөйләп үткән.

“Finiko буенча шик төшкән калган өч кешене (алар чит илдә) эзләү буенча да, мөлкәтне эзләү буенча да, пирамидачыларның партнерлары эзенә төшү буенча да зур эш алып барыла”, – дигән Дәүләтьяров.

Июль ахырында Казанның Вахитов районы суды финанс пирамидасын оештыручыларның берсе саналган Кирилл Доронинны мошенниклык турындагы эш буенча ике айга кулга алды.


Фикер өстәү