Финанс пирамидасы капкынына ничек эләкмәскә?

Соңгы арада халык теленнән төшми торган яңалыклар рәтенә финанс пирамидаларына бәйле булганнары да кушылды. Бер-бер артлы ике оешма – Finiko һәм FrendeX үз эшчәнлеген туктатып, акчасын аларга тапшырган халыкны ярык тагарак алдында калдырды. Алар зар елый, өметләнә, хокук сакчыларына гариза ташый. Шул ук вакытта шикләнә дә: финанс пирамидасына җәлеп итүчеләрне ни көтә соң?

Хәтерегездәдер, июль аенда башта Antares Trade пирамидасы җимерелде. Аннан чират Finiko оешмасына килеп җитте. Аңа нигез салучыларның берсе Кирилл Доронин кулга алынды һәм аның 28 сентябрьгә кадәр сак астында булачагы билгеле. Сүз уңаеннан, әлеге оешма Россия буенча эшчәнлеген туктатканнан соң, аннан зыян күреп, хокук саклау органнарына гариза язучылар – меңләгән кеше. Шуларның 650се – Татарстаннан.

Finiko финанс пирамидасына Доронин белән бергә нигез салучы дип саналган өч кеше Зыгмунт Зыгмунтовичь, Эдвард һәм Марат Сабировларны хәзер дөнья бетереп эзлиләр. Алар чит илгә чыгып киткән дип фаразлана.

– Finiko буенча эш алып барыла. Чит илгә чыгып киткән өч кешене эзләү буенча да, аларны табу буенча да. Әлбәттә, компаниягә башкаларны җәлеп итеп, зур суммалар алган кешеләрне дә тикшерәбез. Алар намуслы юл белән акча эшләдем дип саный. Без исә бернинди дә криптосәүдә алып барылмавын дәлилләдек инде, – дип аңлатты Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе бүлеге башлыгы Руслан Дәүләтьяров.

Кызык та, кызганыч та: кырыгалдарларга бәйле хәлнең яхшы тәмамланасына ышанганнар да юк түгел. Алар компаниягә нигез салучылар тиздән акылга килеп, кертемчеләргә акча өләшә башлар дип хыяллана. Руслан Дәүләтьяров исә мондый хыялларга бирелмәскә өнди.

– Чыккач, Доронин барыбызга да акчаны кире кайтарачак, дип саныйлар. Имеш, аңа карата гариза язып, утыртып куйсалар, бернәрсәсез калачакбыз. Кызганыч, кайбер кешеләрнең менталитеты моңа ышанырга юл куя шул. Ләкин бу акча да синең кебек үк кешеләрдән алыначак бит инде, – ди ул.

Хокук саклау органнары хәзер гаеплеләрне җавапка тарту белән бер уңайдан зыян күрүчеләрнең акчаларын өлешчә булса да кайтару юлларын эзли. Мондый хәлләр кабатланмасын өчен нишләргә? Шул сорауга да игътибар итәр вакыт. Хокук сакчыларының сүзеннән аңлашылганча, алар Finiko оешмасын тикшергәндә кулланган алымнар һәм тупланган тәҗрибәне башка финанс пирамидасы җимерекләрен аралаганда да кулланырга ниятли.

Ничек алданмаска?

– Оешманың Россия Үзәк банкы лицензиясе булмау – шикләнер өчен сәбәп. www.cbr.ru сайтына кереп, Россия Үзәк банкының финанс оешмалары реестры белән танышырга мөмкин. Лицензиясе булмаган оешмага акча салмау хәерле икәне көн кебек ачык.

– Оешманың рәсми адресын карагыз: Россиядә теркәлгән икән, полициядән аның турында мәгълүмат соратып алу мөмкин.

– Компания үзен еш рекламаласа, беренчел кертем кирәк дисә, зур табыш вәгъдә итсә, бу да – шикләнерлек сәбәп.

– Табыш алу схемасының аңлаешсыз булуы да компаниянең бик үк намуслы булмавына ишарәли.

– Инвестицияләрнең расланмавы, рәсми сайтларында элемтә өчен контактларның булмавы да шик уятырга тиеш.

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү