Finikoга нигез салучы өч кешегә карата федераль эзләү игълан ителде

Казанның Вахитов районы суды Finikoга нигез салучы – Зыгмунт Зыгмунтовичны, Марат һәм Эдвард Сабировларга читтән торып арест салган. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читтән торып арест салу турындагы үтенечнамә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының дәүләт гражданлык хезмәте идарәсенә килеп ирешкән. Узган җомгада суд тикшерүченең үтенечен канәгатьләндергән. Финанс оешмасына нигез салучылар сак астына яки, Россия чиген узган очракта, кулга алынырга тиешләр. Хәзер эшмәкәрләргә карата федераль эзләү игълан ителгән.

Исегезгә төшерәбез, Вахитов суды Fineko финанс оешмасы җитәкчеләренең берсе Кирилл Доронинны мошенниклыкта гаепләп сак астына алган иде. Эшмәкәр суд карарыннан риза булмыйча Татарстан Югары судында шикаять белдерергә тырышса да, судья аны СИЗОда калдырырга карар кылды. Ул 28 сентябрьгә кадәр сак астында булачак.


Фикер өстәү