Тәүлек эчендә 48 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә  коронавирус йоктыруның 48  очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Авыруны бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«22 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өендә дәвалана», — диелә министрлык хәбәрендә.

2021 елның 31 августына булган мәгълүматларга караганда, республикада пандемия башланганнан бирле коронавирусның 25 465 очрагы рәсми рәвештә теркәлгән. Барлыгы 993 255 кеше вакцина ясаткан.

 

 


Фикер өстәү