4 дус көрәш ярышыннан кайтып килгәндә һәлак булганнар

30 августта Тамбов-Волгоград-Әстерхан юлында коточкыч юл һәлакәте булган.

Җирле басма хәбәр итүенчә, дүрт дус универсаль көрәш буенча ярышларда үз төбәге данын якларга дип Тверьга юл тоткан булган.

Егетләр ярышта җиңеп, алтын медальләр яулап, өйләренә кайтырга чыгалар. Алар соңгы сәфәрләре алдыннан машинада төшкән фотолары белән тренерларына хәбәр җибәрәләр. Анда: «Тренер, универсаль көрәш буенча спорт мастерлары өйләренә кайтып баралар», — диелгән була.

Тик егетләргә өйләренә кайтып җитү насыйп булмый. Машина йөртүче идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм цемент ташый торган машина белән бәрелешә. Өч пассажир да һәлакәт урынында ук үлә, дүртенчесенең гомере хастаханәдә өзелә.


Фикер өстәү