«Финико» тарафдарлары Доронинны иреккә чыгаруны сорап петиция язганнар

«Финико» вкладчылары кичә Казанда тоткарланган Кирилл Доронинга ярдәм йөзеннән петиция төзегәннәр. Бизнесмен тарафдарлары аны иреккә чыгаруны сорыйлар.

«Ике айга билгеләнгән арестны үзгәртергә һәм FINIKO компаниясе инвесторларына кертелгән акчаларны кире кайтару буенча эшчәнлекне дәвам итәргә мөмкинлек бирергә сорыйбыз», — диелә петициядә.

«Финико» финанс пирамидасы түгел, ә Доронин — трейдерларны беркайчан да алдамаган, дип раслана петициядә. Ул гына да түгел, Доронин беркайчан да табышка вәгъдә бирмәде, ә моның урынына инвестиция куркынычлары турында даими кисәтеп торды, дип билгеләп үтелә коллектив текстта.

Материал бастырылу вакытында электрон петициягә 4 меңнән артык кеше кул куйган.

Исегезгә төшерәбез, Казанның Вахитов суды «Финико» компаниясенә нигез салучы Кирилл Доронинны 28 сентябрьгә кадәр ике айга кулга алу турындагы тикшерү үтенечен канәгатьләндерде. Бу вакытны Үзәк банк финанс пирамидасы дип таныган компаниягә нигез салучы СИЗОда үткәрәчәк.


Фикер өстәү