Полиция хезмәткәрләре Казанда Finiko оешмасына нигез салучы Кирилл Доронинны тоткарлаган

“Татар-информ” хәбәр иткәнчә, Finiko финанс оешмасына нигез салучыларның берсе Кирилл Доронин тоткарланган.
Хокук саклау органнары узган елның декабрендә аңа карата “Финанс пирамидасын оештыру” статьясы буенча җинаять эшен кузгаткан. Компания офисында тентүләр уздырылган.
Июль урталарында Finiko оешмасына акча салучыларның интернеттагы шәхси кабинетларыннан акчаларын ала алмаулары турында хәбәрләр пәйда була башлады. Бер атнадан соң полициягә акча салучылардан тәүге гаризалар керә башлады.


Фикер өстәү