Тимәгез: Тырыш авылы халкы мәктәп өчен көрәшә

«Яңа уку елында авылыбызда башлангыч мәктәпне япмакчылар. Без аяк терәп каршы торабыз. Килеп, үз күзләрегез белән күреп китегез әле». Кукмара районының Тырыш авылыннан килеп ирешкән әнә шундый эчтәлектәге шалтырату буенча без юлга кузгалдык.  

«Монда калабыз!»

Авылда, мәктәп каршында безне иллеләп кеше каршы алды. Балалары өчен борчылучы әти-әниләрнең дә, оныклары өчен ут йотып торучы әбиләрнең дә, авылның киләчәген кайгырткан аксакалларның да әйтер сүзләре, фикерләре шактый җыелган иде. Бу кадәрле халыкны күргәч, күңелгә килгән беренче уй: «Бердәмлек булганда,әллә ниләр эшләргә мөмкин!» – булды. Һәм, сөйләшүдән аңлашылганча, Тырыш авылы халкы,чыннан да, ахырга кадәр барырга, яңа уку елында балаларын бары тик шушы белем йортында гына укытырга ниятли.  

Билгеле булганча, Казанның 175 нче мәктәбендә булган фаҗигадән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерә башлады. Күп кенә кимчелекләр (аерым алганда, янгын һәм хәбәр итү сигнализацияләре, районга турыдантуры хәбәр итә торган махсус җайланма булмау, ашханәнең һәм бәдрәфнең тиешле шартларга туры килмәве, класслардагы бусагаларның биек булуы) табылганнан соң, Тырыш авылындагы башлангыч мәктәпнең эшен вакытлыча туктатып торырга кирәк, дигән карар кабул ителгән.

Биредә озак еллар эшләгән пенсиядәге укытучы Равзалия Гайнетдинова сүзләре буенча, әлеге мәктәпне 1984 елда үзгәртеп салган булганнар. Чыннан да, агач мәктәп тышкы яктан җыйнак һәм ныклы күренсә дә, эчке яктан барлык шартларга да туры килеп бетми. Ашханәсе дә, бәдрәфе дә камиллектән ерак. Кыскасы, болай да таләпчән органнарга «бәйләнерлек» сәбәпләр шактый. Тик мәктәпнең сыйныф бүлмәләре якты, уңайлы һәм кышын җылы. Укытучылар тәҗрибәле һәм кадерле. Иң мөһиме: балаларның өйләренә якын. Ә филиал ябылган очракта, балалар күршедәге Сәрдекбаш урта мәктәбендә укырга тиеш була. Башлангыч сыйныфларга 15 бала төшәчәк. Тагын өч бала өйрәнчек төркеменә йөриячәк. Авылда мәктәп яшенә кадәрге 13 бала бар. Әйтергә кирәк, 511 сыйныф укучылары болай да шул мәктәпкә йөреп укый. Авыл 7 чакрым ераклыкта урнашкан. Балаларны автобус йөртәчәк. Ата-аналарны, әби-бабайларны менә шул борчый да инде.

Балаларны 7 чакрым ераклыктагы авылга йөртәсебез килми, чөнки аларны озату һәм каршы алу бик авыр булачак, – ди Равия Мифтахова. – Укучыларның әти-әниләре сәгать иртәнге 56да фермага эшкә чыгып чаба. 7 яшьлек баланы, үзе кадәрле сумка тоттырып, бер чакрым ераклыктагы тукталышка чыгарырга кирәк. Кем озата аны? Кеп-кечкенә баланы ни йөрәгең белән караңгыда чыгарып җибәрмәк кирәк? Без шуңа күрә аяк терәп каршы торабыз. Кышын, язын, көзен юлда ни булмас? Яңгыры, бураны, кары. Өйрәнчеккә йөрүчеләр дә бар бит. Минем биш оныгым бар. Аларны кая төшерик? Сәгать 6 тулганчы баланы уятырга кирәк. Дүртенче сыйныфка кадәр монда укысалар, үсә, ныгый бит алар. Кыскасы, без мәктәпне яптырмыйбыз. Беренче сентябрьдә балаларыбызны менә шушы мәктәбебезгә китерәбез! Башка беркая да бармыйбыз!

– Балаларның да күрше авылга китәселәре килми, елыйлар, – дип сүзгә кушылды Дания Сәлахова. – Без авылыбызны яратабыз. Матур ул. Болайга калгач, авыл да сүнәчәк. Бер дә бетерәсебез килми бит аны.  

Чыннан да, авыл зур һәм төзек. Биредә 265 кеше яши. Халкы да тырыш. Дүрт ел элек авылны «Вахит» хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов үз канаты астына алгач, зур мегаферма төзегән. Тагын берсе сафка басарга тора. Халык әйтүенчә, анда тырышлылар гына түгел, күрше-тирә авыллардан да килеп эшлиләр. Күченеп килергә теләүчеләр дә бар. Кем әйтмешли, халык эшле дә, ашлы да.

Аңлыйбыз, әмма..

Авыл халкы өчен мәктәп ябылу хәбәре аяз көнне яшен суккандай кинәт булган. Беренче тапкыр мондый сүзләр май аенда йөри башлаган. Ул чагында халык: «Бер дигән эшләп торган мәктәбебез ябылмас. Балалар да күп. Юк сүздер бу», – дип, чынга алмаганнар. Июньдә исә ахыргы карар чыккан. Кимчелекләрне тиз генә бетереп куярлар иде дә, кесәнең калын булуы мөһим шул.Сәрдекбаш урта мәктәбе директоры Фәнис Нәбиев әйтүенчә, бу эшләр өчен бер миллион сумнан артыграк акча кирәк.

Башлангыч мәктәптә ике укытучы укыткан. Укучылар күрше авыл мәктәбенә төшеп укыган очракта да, алар эшсез калмаячак, дип вәгъдә иткәннәр. Шунда ук йөриячәкләр. Техничкага гына эш тәкъдим итүче булмаган.

Авылда балалар бакчасы да юк. Кечкенәләрнең күбесе өйдә генә тора икән. Карарга кешеләре булмаганнар шул ук Сәрдекбашка йөртә.

– Мин баланы аптыраганнан йөртәм, чөнки өйдә карарга кешебез юк. Хатын да, мин дә эштә, – ди Рафаэль Мифтахов. – Инде мәктәпкә бара дигәндә генә менә шундый хәл килеп чыкты.

Башлангыч мәктәп директоры Рәзинә Шәрәфетдинова әйтүенчә, беренче сыйныфка баручыларны да мәктәптә әзерләгәннәр.

Моңа кадәр сигнализация турында сөйләгән кеше юк иде. Бәдрәфсез дә тормадык. Укытмаслык түгел ул мәктәп. Бер елга ничек тә күз йомарга буладыр, – ди авыл аксалы Нурфәт Гозәеров.

Китапханәче Рүзилә Төхбәтуллина да мәктәптән соң балаларның китап укырга вакытлары калмас, дип борчыла.

Дәресләрдән соң алар сөенә-сөенә китапханәгә киләләр. Аннан кайткач, дәрес хәзерлиләр. Сәрдекбашка китсә, нәрсә эшли ала инде алар? Арып кайта да йоклый гына, – ди ул.  

Халык өзгәләнеп сораса да, авыл советы рәисе Илгиз Нәбиев фикеренчә, прокуратура карарына берничек тә каршы барып булмый.

– Бу проблемаларны районда да беләләр. Киләсе елларда авылыбызда күпфункцияле үзәк төзү буенча чиратта торабыз. Анда балалар бакчасы да, мәктәп тә, ФАП та булачак. Халыкны да аңлыйбыз, ләкин мәктәпне калдыру бездән генә тормый, – диде ул.

Быел Сәрдекбашка йөри башлагач, киләсе елларга планлаштырылган мәктәптән дә коры калуыбыз бар, дип тә шикләнә халык.

Бер ябылды икән инде, мәктәпне кабат ачулары икеле. Бер елга гына түзәргә булыр иде әле, – ди Нәфисә Закирова. – Әлегә авылыбыз гөрләп тора, эш бар. Мәктәп бетә икән, яшьләр дә башка авылларга күченү җаен карый башлаячаклар. Йорт саен икешәр-өчәр бала бар. Безнең өйдән, мәсәлән,өч бала чыгып китәчәк быел.

Нәсыйх Сәфәргалиев 30 ел – авыл советы, 10 ел район советы депутаты булган кеше. Фермада 30 ел бригадир булып эшләгән. Мәктәп төзегәндә дә аның хезмәте күп кергән.

Шуңа күрә авылның да, мәктәпнең дә язмышына берничек битараф кала алмыйм мин. Моңа кадәр ашханәнең дә, бәдрәфнең дә беркемгә кирәге юк иде. Исләренә төште дә, ябып куйдылар. Халык турында уйлау булырмы икән? Мин туктарга уйламыйм. Ахырга кадәр барачакмын. Чөнки мәктәп бетсә, авыл бетә дигән сүз. Без аңа юл куймаячакбыз. Беткән авыл түгел бит бу. Гөрләп торган авылга балта чапмакчы булалар, – дип өзгәләнде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларыннан билгеле булганча, 2020 елда республиканың Азнакай, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында 4 мәктәп ябылган. Тагын 14 филиал ябылачак. Аларның өчесе – Кукмарада. Гомумән алганда районда барлыгы 33 мәктәп, 21 филиал бар.

Өмет

Кечкенә авылларда төп урта мәктәпнең филиаллары эшли. Кукмара районында куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән шундый 15 мәктәпнең эшчәнлеге вакытлыча туктатылган. Районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин әйтүенчә, әлеге кимчелекләрне бетерер өчен районга 40 млн сум акча кирәк. Бер ел эчендә генә мондый күләмдәге эшләрне башкарып чыгу мөмкинме соң? Икеле. Димәк, ишекләренә йозак эленгән белем учакларының кабат ачылмавы да бар…  

Илфат Әхмәдуллин билгеләп узганча, Сәрдекбаш урта мәктәбендә балалар өчен барлык шартлар да бар.

– Монда балаларга яшьтәшләре белән дә күбрәк аралашу мөмкинлеге булыр иде. Аларның үсеш, фикерләү дәрәҗәсе дә башка булачак. Мәктәпнең менә дигән яңа ашханәсе бар. Күпфункцияле үзәк төзер өчен хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Факилович да үз өлешен кертергә вәгъдә бирде. Шуннан соң федераль программага керергә мөмкин булыр иде.

Балалар бер ел монда укыса, үзләрендә планлаштырылган яңа мәктәп төзелми калыр, дипшикләнә халык...

Юк, алай булмас ул. Тырыш авылында мәктәп төзү планда бар. Укучылар Сәрдекбаш авылында вакытлыча гына укыячаклар. Автобус вакытында барып алып, кайтарып куя. Моңа кадәр проблемалар булмады. Башлангыч мәктәптәге кимчелекләрне төзәтмичә, балаларны анда кертергә хокукыбыз юк. Бу бик куркыныч. Без авыл халкы белән тагын бер кат сөйләшербез. Шуннан соң уртак фикергә килербез, дип өметләнәм.Кимчелекләрне бер елда гына төзәтеп чыгу мөмкин булмаса да, без федераль программаларга өметләнәбез. Планлаштырганны башкарып чыгар өчен балалар саны да күп булу кирәк, әлбәттә.  

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының безгә биргән җавабыннан аңлашылганча, министрлык тормышка ашыра торган программалар кысаларында Тырыш авылында мәктәп салу планлаштырылмаган. Димәк, бар ышаныч – хуҗалык җитәкчесендә һәм районның федераль программага керүендә.

Халык исә Нәфыйк Хөсәеновка зур өметләр баглый. Без аның белән дә элемтәгә кердек.

– Бергә эшләмәсәң, булмый инде. Мин аларга баштан ук: «Сезне алдарга да, урлап чыгып качарга да кермәдем. Эшемне ахырга кадәр җиренә җиткереп эшлим. Иң мөһиме: колхозда исереклек һәм караклык булырга тиеш түгел. Һәм җирләр хуҗалыкта булырга тиеш», – дидем. Хәзер дә булышам дим. Бу хакта район башлыгы белән сөйләшүләр алып барабыз. Күпфункцияле үзәк проектын ясатып, федераль программага керү мөмкинлеге бар. 45 миллионлык проектны эшләтү хуҗалык өстендә. Быел аны эшләп куймакчы булабыз, Аллаһы боерса. Аннан соң акча юллый башларга кирәк. Була торган эш бу, – диде җитәкче.

Аның фикеренчә, авылның киләчәге зур. Бер-бер артлы фермалар төзелгән. Дүрт ел элек тәүлегенә 2 тонна сөт савып ала торган хуҗалыкның күрсәткечләре бүген 21 тоннага җиткән. Киләсе ике ел эчендә 40 тоннага күтәрү ниятләре бар.          

– Шулай булгач, яшьләр китмәс, балалар туып торыр дип уйлыйм мин, – диде ул. – Башлангыч мәктәп мәсьәләсенә килгәндә, монда халыкның бердәм булып, ахырга кадәр баруы кирәк. Җаваплылыкны үз өсләренә алып, хатлар язарга кирәктер, бәлки? Мин дә читтә калмам.        

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү