Финанс пирамидасы оештыручыларны хөкем иттеләр

Казанның Вахитов районы суды 3,5 меңнән артыграк кешене алдаган «Рост» финанс пирамидасы буенча кузгатылган җинаять эшенә нокта куйган. Шулай итеп, «Рост»ны оештыручы Андрей Макаровка – 13,5 ел, апасы Наталья Макаровага – 12,5 еллык төрмә җәзасы билгеләнгән. Калганнары да тимер рәшәткә артына эләгәчәк. Хөкем ителгән 7 кеше арасында «Рубин» футбол клубының элекке капитаны Сергей Харламов та бар. Суд аларның җинаять кылуларын таныган. Сергей Харламовка 12 ел гомерен гомуми режимдагы колониядә уздырырга туры киләчәк.
Хөкем карарын ишетү өчен, мошенникларга ышанып, хәләл акчасыннан коры калган дистәләрчә кеше килгән. Аларның барысы да югалган кертемнәренең озакламый кире кайтарып бирелүенә өметләнә. Хокук сакчылары фикеренчә, финанс пирамидасы 2015 елда оештырылып, берничә ел эчендә 3,5 меңнән артыграк кертемчене
алдаган. Зыян күләме 1,5 млрд сум дип исәпләнгән.


Фикер өстәү