Казанның «Рубин» футбол клубында баш тренер вазыйфасына Юрий Уткульбаевны билгеләгәннәр. «Уфа» (20 ноябрь) һәм «Нефтехимик»ка (27 ноябрь) каршы узасы киләсе ике матчта команда аның җитәкчелегендә чыгыш ясаячак.
Юрий Уткульбаев – Казан һәм Татарстан футбол сөючеләренә таныш кеше. Ул «Рубин»да футболчы буларак та чыгыш ясады, клубта төрле вазыйфаларда да эшләде. Юрий Уткульбаевка 53 яшь, ул Казанда туган. «Торпедо» Миасс (1989-1991), «Нефтехимик» Түбән Кама (1992-1993), «Иртыш» Тубыл (1994), «Рубин» Казан (1995-1997, 78 матч), «Рубин-2» Казан (1998-1999), «Приволжанин» Казан (1999-2001) командаларының капкачысы булды. «Рубин»ның яшьләр командасында тренер булып эшләде. Чаллының «КАМАЗ» клубында спорт директоры, «Рубин-2» һәм Казахстанның “Актүбә” командаларының баш тренеры булды. 2016-2020 елларда «Нефтехимик»та эшләде һәм 2020 елда Түбән Кама командасы белән ФНЛда бишенче урынны алды. Аннан соң «Рубин»да департамент җитәкчесе вазыйфасын башкарды.