Зәрия, Рамзан, Август, Евангелина: Казанда яңа туган балаларга сирәк очрый торган исемнәр куйганнар

Казанда 7-13 ноябрь чорында 366 бала дөньяга килгән. Бу хакта Татарстан башкаласының ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

Узган атнада яңа туган нарасыйларның 204е – малай, 162се – кыз. Аларга Илья, Мирон, Эрик, Алан, Таисия, Әминә, Ясминә һәм Амелия исемнәре барыннан да ешрак кушылган. Сирәк очрый торган исемлеләре дә бар. Болар – Нина, Аделаида, Евангелина, Зәрия, Август, Георгий, Вильдан һәм Рамзан.

Иң зур баланың тугандагы авырлыгы 5110 граммга җиткән. Иң нәниенеке – 970 грамм.
Моннан тыш, идарәдә сөйләп үтелгәнчә, бу чорда 305 пар никахлашкан.


Фикер өстәү