Нәзир, Божена, Анита: казанлылар балаларына сирәк куела торган исемнәр биргәннәр

Узган атнада Казанда 195 малай һәм 194 кыз туган. Иң зур авырлыктагы бала 4620 грамм булган, иң җиңеле – 950 грамм.

Казанлылар балаларына Самат, Әмирхан, Тимофей, Әминә, Екатерина һәм Амелия исемнәрен аеруча  яратып кушканнар. Сирәк исемнәр арасында Нәзир, Тихомир, Всеволод, Божена, Анита һәм Лерика бар.

Шулай ук атна эчендә 124 никах теркәлгән, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.


Фикер өстәү