Казанда ир хатынына сөйләү белән янаган сөяркәсен үтергән

Казанда 36 яшьлек ир сөяркәсен үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Татарстан Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү фаразлары буенча, ир 47 яшьлек танышына кунакка килгән. Алар арасында низаг чыккан, чөнки сөяркә ирнең хатынына аларның бәйләнеше турында сөйләү белән янаган. Нәтиҗәдә, ул хатынны буып үтергән.

Хатын озак вакыт элемтәгә чыкмый торгач хезмәттәшләре өенә килгәннәр һәм мәетенә тап булганнар. Ир кулга алынган, ул гаебен таныган.


Фикер өстәү