Бер хатын, яңа иренә ярыйм дип, 11 яшьлек улын үтергән

2001 елда Башкортстанда хәбәрсез югалган 11 яшьлек малайны үз әнисе үтергән. Уфада тишерүчеләр 52 һәм 62 яшьлек гаилә парының җинаятькә катнашы барлыгын ачыклаган.

Бу хакта Башкортстан буенча Тикшерү Комитетының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү фаразлары буенча, ир хатынының башка ирдән туган улын бик өнәп бетермәгән. Ул хатынны куркытып, улын үтерергә үгетләгән. Себерке җыярга дигән булып, хатын 11 яшьлек улын велосипедта урманга алып барган. Ана урманда ире тапшырган халат путасы белән улын буып үтергән һәм шунда күмеп куйган.

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, югалган баланың җәсәден 16 елдан соң тапканнар. Җыелган дәлилләрдән соң, хатын үз гаебен таныган һәм иренең дә катнашы барлыгын сөйләгән.


Фикер өстәү