Hyundai, Haval һәм Kia компанияләре Россиядә эшләвен дәвам итә

Бу хакта сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белдергән.

Кытай һәм Корея җитештерүчеләре Россиядә автомобиль җыюны дәвам итәчәк. Бу хакта сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белдерде, дип яза ТАСС.

Аның әйтүенчә, Haval, Hyundai һәм KIA бездә җитештерүне дәвам итәчәк. “Автотор” компаниясе моңарчы ничек эшләгән – алга таба да шулай эшлиячәк. Ә Санкт-Петербургта Hyundai җитештерү күләмен хәтта берникадәр арттырырга җыена.

Министр билгеләп үткәнчә, калган автомобиль компанияләре май аенда тиешле карарга киләчәк.
Сүз уңаеннан, Россиядә яшәүчеләр тотылган автомобильләр арасыннан LADA, Nissan һәм Toyota маркаларына күбрәк өстенлек бирә икән. Сатылган автомобильләрнең гомуми саныннан 15 процентын илебездә җитештерелүче машиналар тәшкил итә.


Фикер өстәү