Узган атнада Казан шәһәренең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 360 бала тууы теркәлгән.
Туучыларның 199ы малай һәм 161е кыз бала. Туган вакытта минималь авырлыктагы бала 950 грамм булган, максималь авырлыктагысы – 5140 грамм, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
Балаларга кушылган популяр исемнәр: Макар, Артур, Тимур, Анна, София, Сәмирә. Әти-әниләр кушкан сирәк исемнәр: Идрис, Мирас, Арон, Лея, Мирана, Иделия.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 147 пар никахларын рәсмиләштергән.