Ним, Рамзес, Дэмиан, Миллиана: Казанда яшәүчеләр балаларына шундый сирәк кулланыла торган исемнәр кушканнар

Узган атнада Казанда 395 бала туган. Аларның 198е —  малай һәм 197се — кыз.

Яңа туган балаларга Лев, Самир, Дамир, Александр, Марк, Малик, Амин һәм Амелия исемнәрен аеруча яратып кушканнар. Ним, Тим, Рамҗес, Дэмиан, Миллиан, Аилина, Һава, Зилия һәм Аглая кебек сирәк исемнәр дә кушылган.

Шулай ук узган атнада Татарстан башкаласында 371 пар гаиләләрен рәсмиләштергән, дип хәбәр итә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.


Фикер өстәү