«Бәлки тавык та оча башлар»

Сөенечле хәбәр! Кинорежиссер Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» («Бери да помни»)  фильмы «Короче» кинофестивале конкурсында төп бүләкне алды. Кыска метражлы һәм дебют фильмнары кинофестиваленең ябылу тантанасы Калининградның Үзәк паркында үтте.        

«Ядәч! Истә!» – Байбулат Батулланың тулы метражлы фильм төшерүдә беренче тәҗрибәсе. Фильм алты яшьлек  Илһам турында. Ул җәйге каникулын әби-бабасы янында авылда үткәрә һәм әти-әнисен бик сагына. Оныгының ничек тә күңелен күрү өчен, бабасы (Рабит Батулла) «Ядәч! Истә!» уенын искә төшерә. Берзаман шул уенны уйнап, аларның теләкләре чынга аша башлый. Тора-бара әлеге уен бер гаиләнең генә түгел, бөтен авылның тормышын үзгәртә.

Җиңүчене игълан итеп, жюри рәисе, танылган режиссер Борис Хлебников:

–  Мин бернәрсәгә дә ышанмыйм: яхшылыкка да, әхлакка да. Мин юмор хисенә генә ышанам – бу кешедә иң мөһиме. Ә режиссерның беркемгә дә охшамаган, үзенә генә хас юмор хисе бар икән, бу – бик зур бәхет, – диде.

«Хәзер миндә тавык та, күркә дә бар». Байбулат Батулла җиңүе турында әнә шулай диде:

– Барыгызга да зур рәхмәт әйтәсем килә. «Ядәч! Истә!» уенында сындыра торган сөяк тавык һәм күркәдә генә бар. Алар икесе дә – очмый торган кошлар. Ә «Короче» фестивале ярдәмендә бу кошлар, бәлки, очып китәрләр!

«Бер күрүдә яраттык». Монысы – продюсер, Arna Media компаниясе президенты Надежда Мотинаның ТАССка биргән интервьюсыннан китерелгән сүзләр.

– Кино базарында мондый фильмнар прокат өчен авыр дип санала. Татар телендә татар фильмы, билгесез актерлар һәм катлаулы тема. Ләкин без бу фильмны бер күрүдә яраттык, чөнки ул милли мәдәнияткә һәм якыннарга чиксез мәхәббәт белән сугарылган. Аның хәтта иң «коры» кешеләрдә дә хисләр уятканын күрдек, – дип сөйләгән ул.

Фильмда Рәсим бабай ролен (төп герой) башкаручы, Байбулатның әтисе, күренекле язучы Рабит Батулла белән дә элемтәгә кердек.

– Үзем төшкән кинога мин бәя бирә алмыйм, нейтраль калам. Мактамыйм да, хурламыйм да. Байбулат – яшь режиссер, ул нәрсә әйтте, шуны эшләргә тырыштым. Фильмда актерлар – татарлар, режиссеры, ике сценаристы – татар. Шулай булгач, без аны татар киносы дип әйтә алабыз. Әнә шул ягы белән отышлы һәм әһәмиятле ул. 14 сентябрьдә кино киң прокатка чыгачак. Халык нәрсә әйтер. Сез дә килеп күрегез, – диде Рабит Батулла.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү