Казанда бер ир шашлыкны кыздырып җиткермәгән өчен танышын үтергән

Фаьига шаһитына әйләнгән ханымның кызы әйтүенчә, үтерүче үзе үк полиция чактырткан.

Казанда бер ир үзенең танышын кыйнап үтергән, аннан соң гәүдәсен өзгәләмәкче булган. KazanFirst язганча, ул шашлыкны кыздырып җиткермәгән өчен кешене харап иткән.

Фаьига шаһитына әйләнгән бер ханымның кызы хәбәрчегә сөйләп үткәнчә, боларның икесе дә исерек хәлдә булган. Алар яхшылап кызмаган ит өчен сугышкан. Шуннан соң һөҗүм итүче балконга тартырга чыгып киткән. Кергәч, танышының үлеп ятуын күргән һәм мәеттән тиз генә котылмакчы булган. Әмма үлгән кешенең аягын кисә башлагач, куркуга калып, полиция чактырткан.

– Әнием әйтүенчә, кеше үтерүдә шикләнелүченең 7 һәм 8 яшьлек ике баласы бар. Чынында начар ир-ат түгел, реклама белән шөгыльләнгән – дип сөйләгән KazanFirst хәбәрчесенә теге кыз.


Фикер өстәү