Газетага язылу

Татарстан Рәисе Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт (Роструд) җитәкчесе Михаил Иванков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар гражданнарның хезмәт хокукларын яклауга һәм Татарстан Республикасында эш белән тәмин итүгә ярдәм чараларына кагылышлы эш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан киләчәктә Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт белән хезмәттәшлекне үстерергә тели. «Хәзерге катлаулы шартларда гражданнарның социаль-хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре аеруча әһәмияткә ия. Легаль булмаган мәшгульлеккә каршы көрәш, хезмәт хакы буенча бурычларны киметү, җитештерүдә имгәнүләрне булдырмау буенча уртак эш алып бару мөһим. Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру һәм адаптацияләү буенча зур эш алып барыла бу мәсьәләгә без өстенлекле игътибар бирәбез», – диде Татарстан Рәисе.

Михаил Иванков үз чиратында республиканың мәшгульлек хезмәтен уңышлы модернизацияләүне билгеләп үтте. «Татарстан 2025 елда мәшгульлек хезмәтен комплекслы модернизацияләү программасында катнашты. Бүген республикада көн саен яңартылган 49 "Россия эше"кадрлар үзәге эш белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме күрсәтә. Игътибар итәм, Татарстанның булу нокталары саны буенча лидерлар өчлегендә. Әмма комплекслы модернизация – ул ремонт кына түгел, ә барыннан да элек хезмәт күрсәтүнең бердәм стандартларын кертү. Башкарылган эш нәтиҗәсендә эшкә урнашуның уртача вакыты 40%тан артыкка кыскарды», – диде Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт башлыгы.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре