Ильмира Нәгыймованы Русланны «абый»га алыштыруда гаеплиләр

Эстрада җырчысы Ильмира Нәгыймова туй күлмәге кигән фотосы белән яңа җырын социаль челтәрләргә урнаштырган. Ул башкорт җырчысы Вильдан Яруллин белән дуэт яздырган. 

Ире Руслан Кираметдинов белән аерылышканнан соң «ирекле» җырчының шәхси тормышы белән кызыксынучылар армиясе бермә-бер артты. Ильмира үзе дә әле романтик сәяхәт, әле балдак белән фотолар куеп, язылучыларын теләсә ни уйларга мәҗбүр итә.

Бу юлы туй күлмәге белән башкарылган «Бәхетле кәләш» җырының сүзенә, көенә, киеменә дә бәйләнеп тормаганнар, ә башкарылуын ошатып бетермәүләрен язганнар. Тавышлары «килешеп» бетми диючеләр, җырны Ильмира — татарча, Вильдан башкортча башкаруны өнәп бетермәүчеләр дә табылган.

«Бу җырны үзең генә башкарырсың дип уйлаган идем, гайрәтем чикте. Гафу итегез, әмма бу абыйга әлеге җырны башкарырга кирәк түгел иде»,

«Вильдан Яруллин супер, ә Ильмира бөтен җырны бер көйгә, ынгырашып, елап жырлый»,

«Бик сәер дуэт» дигәнгә: «Юкка шулай әйтәсез, Вильдан Яруллин талантлы һәм дәрәҗәле кеше Башкортстанда, Ильмираның карьерасы өчен андый элемтәләр булдыру файдага»,

«Эх Русланы белән җырласалар нинди матур булыр иде», — дип комментарий калдыручылар, Вильданны «тиң күрмәүчеләр» дә бар.

 


Фикер өстәү