7 ел көтелгән җиңү: «Рубин» үз кырында «Спартак»ны отты

«Рубин»ның 2014 елдан бирле Казанда «Спартак»ны ота алганы юк иде. Яңа чемпионатның беренче очрашуында Леонид Слуцкий командасы Мәскәү уенчыларыннан 1:0 исәбе белән өстен чыкты. Матчның төп геройлары булып капкачы Юрий Дюпин белән сакчы Илья Самошников танылды. Җыелма команданың яңа баш тренеры Валерий Карпин аларга игътибар итәрме?

Кертерләре, юкмы? «Ак барс-Арена»да узасы очрашу алдыннан төп сорау әнә шул булды. Ник дигәндә, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе әлеге матчны тамашачыларсыз гына уздырырга, стадионга күп дигәндә 500 кеше генә кертергә кушты. «Рубин» исә, аңлашылганча, башка фикердә иде. Беренчедән, билетлар инде сатылган. Икенчедән, яңа чемпионатны тамашачы белән каршы аласылары килә. Өченчедән, халык килмәсә, футбол клубы зур күләмдә табышын югалта. Ахыр чиктә, стадионның 30 процентын тамашачы белән тутырырга килештеләр.

Көндәшләр әле ике атна элек кенә Париматч Премьер Кубогында очрашып, Мәскәү командасы Казанны 4:1 исәбе белән тар-мар иткән иде. «Спартак» һәрвакыт фаворитлар исемлегендә. Моның шулай икәнен әлеге матчта да күрдек», – диде Леонид Слуцкий. Казанда узган очрашуда да көндәшләр өстенрәк күренде: күбрәк һөҗүм иттеләр, «Рубин» уенчыларына тупны бирмәскә тырыштылар. Шулай да бердәнбер тупны хуҗалар кертте. Очрашуның икенче таймы башланганда Илья Самошников берүзе һөҗүм оештырып, исәпне ача алды. Ахырдан аны матчның «иң яхшы уенчысы» дип игълан иттеләр. Очрашуның тагын бер герое буып «Рубин» капкачысы Юрий Дюпин танылды. Сүз уңаеннан, икесе дә – Россия җыелма командасына чакырылган егетләр. Дөрес, Европа чемпионатында алар уен кырына бер мәртәбә дә чыкмады. Кем белә, бәлки, җыелма команданың яңа баш тренеры аларга карата башка мөнәсәбәттә булыр?

Россия футболында соңгы көннәрнең төп вакыйгасы бу вазыйфага Валерий Карпин билгеләнү булды. Кандидатлар арасында алман белгече Штефан Кунц һәм «Рубин»ның элеккеге остазы Корбан Бәрдыев бар иде. РФС вәкилләре исә 52 яшьлек Карпинны сайлады.

Дүшәмбе көнне килешү имзалаган белгеч берьюлы ике урында эшләячәк. Белгечләр аның футбол дөньясындагы абруен, кыюлыгын телгә ала. Әмма берьюлы ике урында эшләячәген яклаучылар күп түгел.  Яңа чемпионатның тәүге матчында Карпин җитәкләгән «Ростов» үз кырында «Динамо»га оттырды. Җыелма команда аның җитәкчелегендә тәүге очрашуны 1 сентябрьдә Хорватиягә каршы уздырачак.

Илнар Хөснуллин

Фото: rubin-kazan.ru


Фикер өстәү