Бергә кайтабыз! «Рубин»ның җиңү җиңел түгел

Бергә кайтабыз! Яңа сезонны әнә шундый ният белән башлаган «Рубин» беренче лигадагы тәүге очрашуында үз кырында Мәскәүнең «Родина» командасын отты. 2:0 исәбе белән тәмамланган матчта ике тупны да яңа уенчы Джоэль Фамейе кертте.

«Барселона», «Интер», «Ливерпуль» һәм башкаларны карап кинәнгән Казан тамашачысы быел Россия футболындагы чынбарлыкны күрәчәк. 20 елдан соң «Рубин» кабат беренче лигада чыгыш ясый. Монда безнекеләргә Калининград һәм Хабаровскига сәяхәт кылырга, дөнья чемпионатының ни икәнен белмәгән стадионнарда чыгыш ясарга, иң мөһиме, яңа уенчылардан команда тупларга һәм җанатарларда ышаныч уятырга туры киләчәк.

Премьер-лигадан төшеп калуга ук Казанда кабат иң көчлеләр сафына әйләнеп кайту турында хыяллана башладылар. Май ахырында яңа команда җыела башлады. Танылган исемнәрдән бигрәк, ышанычлы һәм беренче лиганың ни икәнен яхшы чамалаган уенчыларга өстенлек бирелде. Биредә тупка тибү генә җитми, көрәшергә кирәк. Джоэль Фамейе – узган ел беренче лигада иң кыйммәтле һәм нәтиҗәле уенчыларның берсе булып танылды. Гана футболчысына 25 яшь. Ул чыгыш ясаган «Оренбург» премьер-лигага чыкса да, Фамейе «Рубин» белән кабат беренче лигада туп кертергә тели. «Уфа»дан берьюлы өч уенчы килде. Берсе – Россия җыелма командасына да чакырылган Олег Иванов. Озак елар «Ахмат»та чыгыш ясады. Икенчесе – Дмитрий Кабутов. Әле узган атнада гына Уфадан Казанга капкачы Александр Беленов килеп кушылды. «Ростов»тан арендага Александр Саплиновны алдылар. Озак еллар «Краснодар»да уйнаган тәҗрибәле Александр Мартынович та Казанга килергә ризалык бирде. Беренче лигада иң көчле уенчылардан саналган Александр Зотов («Енисей»), Валерий Чуперка («Кубань»), Артем Попов («Балтика») та «Рубин»ны премьер-лигага алып чыгарга тырышачак.

Яңа командада татар егете Камил Муллин да бар. 28 яшьлек футболчы Казанда бер уйнап киткән иде инде. «Миңа шалтыратып, уйларга бер минут вакыт бирделәр. Җавапны бер секунд эчендә бирдем. Киләсе елның маенда муеныма алтын медаль асасым килә, – ди узган ел «Ротор»да уйнаган Камил. – Мин һәрвакыт татар егете булып калам. Тарихи Ватаныма кайттым. Клуб һәм республика өчен көрәшәчәкмен». Сүз уңаеннан, узган атна ахырында Мәскәү өлкәсенең «Химки» клубы сакчы Эльмир Нәбиуллин белән килешүне өзгәнен игълан итте. «Рубин»да тәбияләнгән егет Казанга кайтыр дип фаразлыйлар.

Белгечләр «Рубин»ны беренче лиганың иң көчле командасы дип атый. Яңартылган команда тәүге сынауны узган якшәмбедә тапшырды. Казан футболчылары беренче лигада беренче очрашуын уздыручы «Родина» капкасына җавапсыз ике туп кертте. Икесе дә – Джоэль Фамейеның осталыгы нәтиҗәсе. Беренчесен ул пенальти ярдәмендә кертсә, икенчесендә Казанга юкка гына чакырылмаганын күрсәтте. Иптәшләре аны планетадагы иң җитез йөгерүче Усейн Болт белән чагыштырды. Кызганыч, имгәнгән футболчы матчны тәмамлый алмады. Ул-бу килеп чыкса, аның урынына тупны кем кертер? Камил Муллин голлар белән еш сөендерә торган егет түгел. Премьер-лигадагы соңгы матчта Уфа капкасына пенальтидан туп кертә алмаган Виталий Лисаковичның беренче лигада уйнау теләге бик сизелми. Артем Дзюба исә Казанга күнегүләр уздыру өчен генә килгән. Баш тренер Леонид Слуцкий әйтүенчә, һөҗүмче белән килешү төзү турында бер сүз дә булмаган.

Шулай итеп, әле беренче матчтан соң ук тренерларга утырып уйланырга туры киләчәк. Очрашу да «Рубин»ның әлегә команда булып оешмаганын раслады. Бәхеткә, сезонны «Родина» белән башладылар. «Енисей» һәм «Уфа»га каршы узасы киләсе ике уенда Казан футболчыларына авыррак булачак. Матчтан соң «Рубин»ның баш тренеры Леонид Слуцкий тамашачыга рәхмәт әйтте. «Ак барс-Арена»га 8 меңгә якын кеше җыелды. Бер яктан, гаҗәп хәл. Премьер-лига очрашуларына бу кадәр кеше йөрмәде. Икенче яктан, футбол сөючеләргә тамаша кирәк. Премьер-лига белән чагыштырганда кайтышрак саналса да, беренче лиганың зур өстенлеге бар. Монысында Казан командасы җиңү өчен көрәшәчәк. Андый футболны исә, нинди ярыш булса да, карыйсы килә.

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү