Шайтан күле буенда бер егет танышын кыйнап үтергән

23 июльдән 24енә каршы төндә бер төркем яшьләр Киров өлкәсенең Уржум районында урнашкан Шайтан күле бүенда күңел ачалар.

Кәеф-сафа корып утырганда ике егет арасында низаг килеп чыга. Алар мөнәсәбәт «аңлашу» өчен читкә китәләр. Шунда 19 яшьлек егет 25 яшьлек «көндәше»нең битенә суга. Зыян күрүче алган тән җәрәһәтләреннән һәлак була. Хәзер җирле тикшерү идарәсе әлеге факт буенча тикшерү эшләре алып бара.


Фикер өстәү