Зыян күрүченең баш сөяге һәм кабыргалары сынган.
Кукмара районы прокуратурасы Олы Кукмара авылында яшәүче 25 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган. Ул сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерүдә гаепләнә.
Кукмараның Гафиятуллин урамындагы фатирда гаепләнүче танышлары белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Кәеф-сафа корып утырганда хатын ирен танышына көнләгән. Ачудан көнче хатын танышын кыйнап ташлый. Зыян күрүченең баш сөяге һәм кабырга сөякләре сынган.
Хатын-кыз гаебен таныды, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы. Әлегә аңа нинди җәза биреләчәге билгесез.