Татарстанда бер ир дустын кыйнап үтергән

Лениногорскида яшәүче ир дустын кыйнап үтергән. Мәрхүмнең хатыны ирен кул күтәрүдә гаепләгән булган.

54 яшьлек ир 36 яшьлек дусты һәм аның хатыны белән кәеф-сафа корып утырган. Табын янында утырганда хатын иренең аңа кул күтәрүен һәм төрле начар сүзләр белән кимсетүен әйткән. Моны ишеткән ир дустының битенә берничә тапкыр суккан.

Күпмедер вакыттан соң зыян күрүченең хәле начарайган һәм аны хастаханәгә озатканнар, тик аның гомере өзелгән.

Гаепләнүче гаебен таныган. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре дәвам итә.


Фикер өстәү