Лениногорскида кәеф-сафа корып утырган чагында бер ир-ат, көнләшеп, 72 яшьлек сөяркәсен пычак белән чәнчеп үтергән. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моңа кадәр дә “утырып” чыккалаган ир үзе белән бер түбә астында яшәгән хатын-кызга 12 тапкыр пычак белән кадаган. Пенсионер шундук һәлак булган.
Гомумән, бу ир үзенең сөяркәсен гел кыйнап, җәберләп яшәгән. Хатын-кызга шул сәбәпле берничә тапкыр хастаханәдә дә ятып чыгарга туры килгән. Күршеләре аларның һаман тавышланышып яшәүләреннән гарык булган.
Вәхши ир үз гаебен таныган. Ул 13 елга махсус режимдагы колониягә озатылачак.