Ни өчен шәһәр баласы авылга әби-бабайсына кунакка кайтырга теләми?

Элек шәһәр баласы җәен авылга кайтырга атлыгып тора иде. Хәзер исә бикле фатирда ятуны кулайрак күрәләр. Интернет тотмау да – бер сәбәп. Авылда кызык түгелме, әллә үзләренең дә кулыннан телефон төшмәгән әби-бабайның оныклар белән утырырга вакыты калмадымы?

Казанда яшәүче Гөлинә Шиһабиеваның ике баласы бар. Аныкылар кечкенәрәк әле. Кирәк вакытта Лаеш районына кайтара икән.

– Хәзер инде әби-бабайлар да элеккеге түгел. Кулларында – телефон. Бер генә мәртәбә интернетны актарам, диләр дә дөньяны оныталар. Үзләре дә кайт дип чакырмыйлар. Моңа кадәр бер кәстрүл ашны бөтенесе бергә утырып ашаса, хәзер ризык талымлыйлар. Берсенә – пылау, икенчесенә пицца кирәк. Прәннек белән кызыктырып булмый. Әбиләр балаларның гел туңдырма, чипсы сорап торганын да яратмый. Акчаны кызганудан түгел бу, ашказаны бозыла дип борчылалар, – ди сөйләде Гөлинә Шиһабиева.

Арча районының Гөберчәк авылындагы Мөхәммәт Мәһдиев музее директоры Халидә Габидуллина әйтүенчә, хәзер шәһәр кешесе ялга сәяхәткә чыгып китә. Балаларын да үзләренә ияртә. Бер сәбәбе шул дип уйлый. Балалар да ишле түгел, бер-ике генә. Элеккеге кебек, әби-бабайга, бәлки, ышаныч та кимегәндер. Хәзер бит сабыйлар – өч ел буе әнисе янында. Казаннан кайтып, авылда әби-бабай янында торучылар сирәк. Арчадан кайтучылар бар.

«Ник кайтмыйлар?» дигән сорауга җавап эзләгәндә, «тормыш үзгәргәнгәдер», «авылда интернет тотмый», «бу кавем безнең кебек түгел», «авылдан шәһәргә тайганнар ничек кайтсын инде…» дигән фикерләрне дә ишеттек.

Кайткан кешенеке кайта ул. Кукмараның Туембаш авылына шалтыраткач, бер гаиләгә – алты, икенчесенә ун бала кунакка кайта, диючеләр дә булды. Чистай районының Йолдыз авылында яшәүче Фаина Шмагинаның биш оныгы бар.

– Дүртесе – Нефтеюганскида, берсе Казанда яши. Әби, сезгә кунакка кайтыйк әле, йә булмаса, үзең килеп ал, дип, җәйне көтеп торалар. Өч ай буе бездә торып китәләр. Рәхәтләнеп урамда уйныйлар. Олыраклары идән сөртә, бакча эшләрендә булыша. Бергәләп каз бәбкәләре саклыйбыз. Кечкенәдән шулай гадәтләндерү кирәк, – ди Фаина Шмагина.

Кукмарада яшәүче блогер, мәдәният өлкәсендә эшләүче Регина Хәкимҗанова башка проблеманы да телгә алды.

– Без өчәр ай буе әти-әнинең туган авылында ял итә идек. Анда дискәтүкләр гөрли, яшьләр бер-берсе белән таныша иде. Бүген клубка чыгарга яшьләр юк. Күбесе өйдә утыра. Әти-әниләр арасында машина алып бирүчеләр дә бар. Кайберләре хәтта кич шәһәргә барып, Казансу буе, Бауман урамнарында йөреп, төнге сәгать 1дә генә әйләнеп кайта. Менә нинди ул замана бәйләнеше?! – ди Регина Хәкимҗанова.

Үзе дә 10 яшьлек баласын әбисенә кунакка кайтарган булган. «Анда интернет тотмый, кызык түгел», – дип озак тормаган. «Авылда интернет начар тота. Шәһәрдә мондый проблема юк. Видео төшереп, «ТикТок»ка, социаль челтәрләргә дә куеп була. Авылга кайтмауда иң зур сәбәпне шул дип уйлыйм», – ди блогер.

Татарстанның халык язучысы Фоат Садриевның да фикерен сораштык.

– Анда элеккечә күңелле түгел. Беренчедән, авыл картайды. Күбрәк өлкәннәр яши. Балаларның кайтырга теләмәве дә шуңа бәйледер. Гел картлар белән генә дөнья кызыксыз бит. Урта яшьтәгеләре эшкә чумган. Һәрберсенең җилкәсендә – бурыч. Шәһәрдән кайткан балаларга игътибар да җитмидер. Әби-бабай үзе дә телевизор карый, телефонда утыра, – ди Фоат ага. – Оныкларым кайта. Бераз уйныйлар да диванның ике башына барып утыралар. Ишегалдына куып чыгарып булмый. Бакчада үскән чәчәкләрне борыннарына тидереп тә карыйм. Элегрәк кызыксыналар иде, хәзер юк. Матурлыкны күрмиләр. Кечкенә генә күл ясап, балыклар да җибәрдем. Аңа да игътибар булмады. Мин моны телевизор, телефонга бәйлелектән күрәм. Чөнки ул шулкадәр кызык итеп эшләнгән. Аннан аерыла алмыйлар. Табигатьне яратмаса, аралашуы юк инде андый баланың. Алар йомык булып үсә. Кешенең күңеле ачык булырга тиеш. Бу – иң зур проблема. Без үз-үзебезгә бикләнүгә таба барабыз. Авылның картаюы, таралуы баланың үпкәсенә, җанына, тәненә, канына аның атмосферасы белән бергә керә.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү