Сакыннар кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйттеләр

Татарстан Гидрометеоүзәк белгечләре фаразларына караганда, суык көннәр атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Сишәмбе республика аша атмосфера фронты узып, бераз яңгыр явуы көтелә. Чәршәмбе төнлә температура 3–8, ә көндез 14–19 градус җылы булачак. Кайбер районнарда яңгыр явачак.

22 июньдә атмосфера басымы күтәрелә. Көндез температура 15–20 градус җылы булачак. Җомга һәм шимбә исә көндез 19–24 градус җылы булыр дип фаразлыйлар. 24 июньдә яңгыр да яварга мөмкин.


Фикер өстәү