Россиядә куркыныч йогышлы авыру таралу куркынычы турында кисәтәләр

Бу Украина медицинасының җимерелүе һәм Кахов ГЭСы плотинасының шартлавы белән бәйле.

Эпидемиолог, РФА академигы Геннадий Онищенко «Радио 1» эфирында Украинадагы холераның Россиягә таралуын булдырмау кирәклеген әйткән. Ул Николаев өлкәсе сулыкларында холеровид вибрионы барлыкка килүне Украин медицинасының җимерелүе һәм Кахов ГЭСы плотинасының шартлавы белән бәйле дип  аңлаткан.

Онищенко Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аша үз контроле астындагы территорияләрдә яшәүче халык арасында авыруны профилактикалау өчен ярдәм күрсәтергә, пляжларны контрольдә тоту кирәклеген әйтте һәм эчәк авырулары белән авыручы пациентларны холера булу-булмавына тикшерү буенча мониторинг үткәрергә тәкъдим итте.

Украина Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, холера формасындагы вибрион Николаев өлкәсенең төче сулыкларында Кахов ГЭСы җимерелгәннән соң табылган.


Фикер өстәү