Бер мандатлы сайлау округлары буенча тәкъдим ителә торган кандидатлардан документлар кабул итү төгәлләнде

Округ сайлау комиссияләре бер мандатлы сайлау округлары буенча тәкъдим ителә торган кандидатлардан документлар кабул итүне төгәлләде. Соңгы мәгълүматларга караганда, сәяси партияләр 57 кандидатның документларын тапшырган.

Тәгаенләп әйткәндә, «Бердәм Россия», КПРФ, «Справедливая Россия – Патриоты – За правду», ЛДПР, «Партия Роста», «Российская партия пенсионеров за социальную справедливость» һәм «Новые люди» – алтышар, «Российская объединенная демократическая партия «Яблоко», «Коммунистическая партия Коммунисты России» – бишәр кандидат һәм  «Гражданская Платформа» партиясеннән бер кандидат сайлауда катнашырга ниятли. Дүрт кеше кандидатураларын үзләре үк тәкъдим иткән.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, хәтта кандидатларны тәкъдим итү этабында да зур көндәшлек күзәтелә. Димәк, сәяси активлык зур. «Безнең төп бурыч – кандидатны тәкъдим итүдән алып, тавыш бирүгә йомгак ясауга кадәр, барлык сайлау процедураларын ачык, аңлаешлы итү», – ди ул.

Бигрәк тә Әлмәт округы буенча көндәшлек зур: биредә 12 кеше кандидатлыкка документларын тапшырган. Үзәк сайлау округы буенча – 11, Идел буе һәм Мәскәү сайлау округлары буенча – сигезәр, Түбән Кама, Чаллы округлары буенча җидешәр кеше сайлауда катнашу теләген белдергән.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 17, 18 һәм 19 сентябрь көннәрендә сигезенче чакырылыш Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак. Тавыш бирү көннәрендә республикада Азино һәм Студентлар сайлау округлары буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлау үткәреләчәк.

 


Фикер өстәү