Коронавирустан прививка ясатмаучыларны эштән җибәреп торырга тәкъдим итәләр

Үзләренә прививка ясатырга ярамаган хезмәткәрләрне читтән торып эшләүгә күчерергә мөмкиннәр.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, “Роспотребнадзор” белдергәнчә, эш бирүче коронавирустан прививка ясатмаучы хезмәткәрләрне эштән җибәреп торуга хокуклы. Бу хакта РБК яза.

– Эш бирүчегә, хезмәткәрнең билгеләнгән вакыт эчендә вакцинация узуы турында документы булмаганда, хезмәткәр нигезле сәбәпсез прививка ясатудан баш тарткан очракта, хезмәт хакын түләмичә, эшеннән җибәреп тору турында боерык чыгарырга кирәк, – диелгән ведомстволар документында.

Бердәнбер нигезле сәбәп булып вакцинация узарга ярамау тора. Шул ук вакытта “медотвод”ка ия булган хезмәткәрне, вазыйфларын өйдә торып үтәү мөмкинлеге булганда, “удаленка”га күчерергә мөмкиннәр.
Эш бирүчеләргә шулай ук аңлату характерындагы әңгәмәләр үткәрергә һәм хәтта прививка ясату өчен ял көннәре бирергә киңәш ителә.

Ведомстволардан хәбәр ителгәнчә, эпидемиологик вазгыятьне контрольдә тоту өчен күмәк иммунитетны коллективтагы хезмәткәрләрнең 80 процентыннан да ким булмаган дәрәҗәдә тәэмин итәргә кирәк. Моңа прививка ясатучылар гына түгел, ә соңгы алты айда ковидтан чирләүчеләр дә керә.


Фикер өстәү