Үзәк сайлау комиссиясе: Татарстанда сайлауда катнашучылар арасында көндәшлек бер урынга унар кешегә җитә

Кичә документларны теркәүгә кабул итү төгәлләнгән. Республикада бер мандатлы округлар буенча 57 кандидат тәкъдим ителгән, шул исәптән дүртесе үзен-үзе тәкъдим иткән. Әмма үзен-үзе күрсәткән дүрт кандидатның нибары берсе генә документларын теркәүгә тапшырган, калган өчесе округ сайлау комиссияләренә Дәүләт Думасына депутатлыкка сайланырга ниятләнүләре турында гына хәбәр иткән.
Шулай итеп, 54 кеше бер мандатлы алты округ буенча көндәшлек алып барырга мөмкин.
– Җитди этап башлана. Округ сайлау комиссияләре документларны тикшерә башлаячак, – ди Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. – 15 августка кадәр кандидатларны теркәү яки теркәүдән баш тарту турында карарлар кабул ителәчәк. Барысы да тапшырылган документларның закон таләпләренә килү-килмәвенә бәйле булачак.
Әлегә теркәлгән, теркәлү турында карар көтүче кандидатлар саны буенча Әлмәт һәм Үзәк округлары беренче урыннарда бара. Бу округларда сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты мандатына унышар кандидат дәгъва кыла. Идел буе һәм Мәскәү округларында – 9ар, Түбән Кама һәм Чаллы сайлау округларында – 8әр кандидат теркәлгән.


Фикер өстәү