“Рубин”ның баш тренеры Леонид Слуцкий эшеннән иткән

Казанның “Рубин” командасы баш тренеры Леонид Слуцкий эшеннән иткән. Бу хакта башкала клубының матбугат хезмәте телеграм-каналындагы сәхифәсендә хәбәр итә. Леонид Слуцкий “Рубин”да 2019 елның декабрендә эшли башлаган иде.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, баш тренер эшеннән үз теләге белән киткән. Бүген ул клуб базасында команда белән саубуллашкан. Ул җанатарларга, уенчыларга, клуб җитәкчелегенә, шәһәргә һәм республикага күрсәтелгән ышанычлары өчен рәхмәт белдергән. “Рубин” футбол клубы, үз чиратында, Леонид Викторовичка зур рәхмәт белдерә һәм клуб үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәт җиткерә. 2020/21 сезонында Леонид Слуцкий җитәкчелегендә “Рубин” Россия Премьер-Лигасында дүртенче урынны алды. Барысы өчен дә рәхмәт, Леонид Викторович!”, – дигәннәр “Рубин”да.


Фикер өстәү