Бетте сүгенү, килде сөенү: «Рубин» соңгы 10 елдагы иң яхшы нәтиҗәгә иреште

Казан командасы премьер-лигада 4 нче урынны алды һәм киләсе сезонда яңа турнир – Конференцияләр лигасында чыгыш ясаячак. Леонид Слуцкий Россия чемпионатында иң матур уйнаган командаларның берсен туплый алды. Дөрес, чемпионатның соңгы матчында «Рубин» бары очрашу тәмамланганда гына туп кертеп, 1 очкога ия булды.

Эсселек, артык зур җаваплылык – әнә шуның аркасында «Рубин» гадәти уенын күрсәтә алмады. «Ротор»га исә премьер-лигада калу өчен очколар кирәк иде. Әмма бер як та булдыра алмады. Ә очрашу тәмамланырга 12 минут вакыт калып барганда, кунаклар исәпне ачты: «Рубин» капкасына пенальти билгеләделәр. Төп вакыт тәмамланып, өстәмә минутлар башлангач, шундый ук ысул белән Джордже Деспотович исәпне тигезләде. Бу – аның 14 нче голы. Казан командасы һөҗүмчеләренең соңгы елларда бу кадәр туп керткәне булмады. Хәер, «Рубин» җиңгән очракта да өченче урынга күтәрелә алмас иде. Ник дигәндә, «Локомотив» соңгы минутларда туп кертеп, 3 очкога ия булды.

Хәтерләсәгез, Слуцкийны 2019 елның декабрендә «Рубин»ны премьер-лигада саклап калу өчен чакырдылар. Анысын булдырдылар. Тик узган сезон да җиңел башланмады. Беренче 3 матчта Казан командасы нибары 1 очко туплый алды. Чемпионатның беренче өлешен «Рубин» 10 нчы урында гына төгәлләде. Кыскасы, әллә ни зур өметләр юк иде. Ә менә кышкы тәнәфестән соң Слуцкий уенчылары бөтенләй башкача уйный башлады. Башта Мәскәүдә «Спартак»ны оттылар, аннары Казанда «Зенит»ны очкосыз калдырдылар. Шуннан соң Европага чыгу турындагы сүзләрнең шаяру түгеллеге аңлашыла башлады. Әгәр «Химки» белән «Краснодар»га оттырмаган булсалармы? Ул вакытта хәтта Чемпионнар Лигасы турында да хыяллана алган булыр идек. Әмма бөтенләй диярлек яңадан тупланган һәм акча мәсьәләсендә артыгын мактана алмаган командада булганына да шөкер итә беләләр. Быелга 4 нче урын да начар түгел.

Команданың 2010 елдан бирле 5 нче урыннан югары күтәрелә алганы юк иде. Соңгы тапкыр Европа ярышларында 2015 елда чыгыш ясадылар. Киләсе сезонда исә Казан футболчыларын моңарчы әле бер мәртәбә дә узмаган турнир – Конференцияләр лигасы көтә. Иң мөһиме: тамашачы «Рубин»ның уенын ярата башлады. Футболны үз итүчеләр стадионга сүгенү түгел, сөенү өчен йөри. Казан уенчылары – премьер-лиганың иң шәп футболчылары исемлегендә. Хвича Кварацхелияне, гомумән, Европада көтәләр. Исемнәре танылды, әмма команданың төп «йолдыз»ы булып Леонид Слуцкий санала.

– Бу сезон өчен бик зур рәхмәт сезгә! Казандагы кебек гомеремдә дә үземне бу кадәр рәхәт хис иткәнем юк иде. Клубка да, командага да, шәһәргә дә, республикага да, кешеләргә дә кагыла була, – дип мөрәҗәгать итте ул тамашачыларга. – Бәлки, фикерем бу кадәр мөһим дә түгелдер, әмма үз хисләремне җиткерәм, чын күңелдән әйтәм. Бәлкем, бу картлык билгеседер, миңа бит инде 50 яшь тулды. Миңа калса, монда тамашачыларның да өлеше зур. Бирегә читтән килгән кеше шунда ук үзен өендәге кебек хис итә башлый. Рәхмәт сезгә!

Илнар Хөснуллин

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү