Екатеринбургтагы паркта сәрхүш ир-ат үтеп баручыларга пычак белән ташланган. Өч кешенең гомере өзелгән, зыян күрүчеләр дә бар, дип хәбәр итә ТАСС.
Ир-ат кулга алганда каршылык күрсәткән, шунлыктан хокук сакчыларына табель коралы кулланырга туры килгән. Җинаятьче кулга алганда яраланган һәм хастаханәгә озатылган.
Ирнең шәхесе ачыкланган. Ул элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган.