Илназ Галәвиевнең яңа яклаучысы пәйда булган

Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиев Татарстан Югары судына китерелгән. Бу хакта “БИЗНЕС Online” хәбәрчесе суд залыннан хәбәр итә.

Бүгенге суд утырышында Галәвиевкә гаепләү бәяләмәсен укый башлаячаклар. Эш буенча барлыгы 310 том җыелган.

Узган атнада, яңа адвокаты Алексей Васильевның суд утырышына килмәве сәбәпле, эшне карау кичектерелгән. Бүгенге утырышка ул килгән һәм анда катнашырга җыена.

Галәвиевкә карата “Икедән күбрәк кешегә, шул исәптән кечкенә балаларга җәмгыять өчен куркыныч ысул белән һөҗүм итү һәм үтерү”; “Шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланма әзерләү һәм саклау”; “Читләр милкенә белә торып зыян салу һәм аны юкка чыгару” статьялары буенча гаепләү белдерелгән.


Фикер өстәү