Җир шарында халык саны 8 миллиардка җиткән

Җир шарында халык саны 8 миллиардка җиткән. Бу хакта БМО матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, ТАСС хәбәр итә.

Оешмада билгеләп үтелгәнчә, халык санының 1 миллиардка артуы өчен 12 ел вакыт таләп ителгән. Шул ук вакытта планетабызда яшәүчеләр санының инде 2037 елга ук – 9 миллиардка, 2080 елга – 10,4 миллиардка җитүе күздә тотыла. 2024 елда Һиндстанның, Кытайны узып (бу ил 1950 елдан – БМО статистикасы алып барыла башлаганнан бирле беренче урында), халык саны буенча лидерга әйләчәге көтелә. “Кешелекнең үсешендә тарихи сәхифә бу”, – диелгән хәбәрдә.

Белгечләр әйтүенчә, планетабызда яшәүчеләр саны 10 миллиардка җиткәч, халык саны үсү тукталачак, чөнки үлем-җитем коэффициенты туучылар саныннан артып китәчәк.


Фикер өстәү