“СССРда туганлыктан, утка түләргә тиеш түгелмен”: ЖКХ өчен түләмәгән ир полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән

Анапада, берничә полиция хезмәткәрен яралап, өендә бикләнгән бурычлы ирне юк иткәннәр. Ул торак-коммуналь хезмәтләргә түләмәгән. Бу хакта “РИА Новости” Эчке эшләр министрлыгының Краснодар крае буенча баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Гадәттән тыш хәл 14 ноябрьдә килеп чыга. Коммуналь өлкә хезмәткәрләре, 56 яшьлек ир-атның утын өзү өчен, Цибaнобалка авылына килә. Ир, янәсе, СССРда туганлыктан, утка түләргә тиеш түгелмен, дип акыл сата башлый. Шуннан соң коммуналь өлкә хезмәткәрләре белән бергә килгән ике участковыйга пычак белән ташлана. Һөҗүм вакытында бер полиция хезмәткәренең аягы, икенчесенең – учы яралана.

Шуннан соң юньсез ир өендә бикләнә. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан урынга тикшерүчеләр килеп җитә. Ир ниндидер коралдан берсенә атып җибәрә. Соңыннан җинаятьченең тагын бер полиция хезмәткәрен яралавы ачыклана.


Фикер өстәү