«Зөләйха күзләрен ача» спектаклен репертуардан алуга карата аңлатма бирделәр

Уфаның Башкортстан драма театры сәхнәсендә барган «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен репертуардан алу белән бәйле хәлне аңлатты. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Башкортстан республикасы мәдәният оешмалары хезмәткәрләре – җитәкчеләр, артистлар, техник хезмәткәрләр бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында Ватаныбызны саклый. Әлеге вазгыятьтә Гүзәл Яхина романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен күрсәтүне гамәлдән чыгару турындагы карар М.Гафури исемендәге Башкортстан академия драма театры белән килешенеп эшләнде. Махсус хәрби операцияне гаепләүче авторның әсәрен сәхнәләштерү безнең хезмәттәшләребезгә – махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә карата гаделсезлек һәм намуссызлык булыр иде», — дип язган Башкортстанның Мәдәният министр Әминә Шәфыйкова социаль челтәрләрдә.

Министр сүзләренчә, спектакльне репетруардан төшереп калдыру театрга йөрүчеләр санына йогынты ясамаячак.


Фикер өстәү