Эльвира Нәбиуллина: «Киләчәк хәзер беркайчан да булмаганча томанлы»

Үткән атнада Россия икътисадындагы хәлләргә Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина: «Киләчәк хәзер беркайчан да булмаганча томанлы», – дип бәя бирде. Россия гаскәрләренең Херсонны бөек манвер ясап калдырып китүләре сәбәп булдымы шунда бу төшенкелеккә.

Андый маневрлар күп булыр әле ул. Дөрес аңларга кирәк: алар махсус хәрби операциянең тизрәк төгәлләнүе өчен кирәк. Ул төгәлләнсә, санкцияләр йомшарачак. АКШның финанс министры Дженет Йеллен кайбер санкцияләрнең, сугыш туктаса да, калачагын әйтә, моңа без дә шикләнмибез, әмма барыбер йомшару булачак. Американнар Россия икътисадыннан «базар икътисады» дигән тамганы да алдылар. Бу гамәлнең хәзергә безнең өчен бер куркынычы да юк, әмма стратегик киләчәктә зыян салачак. Ә болай Көнбатышта да Украина белән Россияне сөйләшүләр өстәле янына утыртырга теләүчеләр саны арта. Тик хәзер стратегик инициатива – украиннар кулында, алар шуннан файдаланып, үзләрен тәкәббер тоталар, гаскәрләрне тулысынча чыгаруны таләп итәләр.

Үзәк банк үзенең ел саен игълан итә торган «Основные направления единой государственной денежно-кредитной политики» дигән документын бастырды. Бу – асылда алдагы елга фаразлар. Документта өч үсеш сценарие каралган: беренчесе – база сценарие, икенчесе – позитив сценарий, өченчесе негативтан гына тора, тоташ кризис вәгъдә итә. «Российская газета»: «Пессимистичный сценарий прогноза по развитию экономики Банка России в последнее время стал реальнее, призналась недавно глава ЦБ РФ Эльвира Набиуллина», – дип яза. Эшләрнең кая таба баруын шуннан үзегез аңлагыз инде. Бер нәрсәне искәртәбез: Үзәк банк Россия икътисадын гына түгел, дөнья икътисадының үсешен фаразлый.

Без Россия икътисадына кайтыйк та агымдагы хәлгә күз ташлыйк әле. «Русал» компаниясе генераль директорының персонал буенча урынбасары Наталья Альбрехт элек компаниянең Нигериядәге һәм Гвинеядәге предприятиеләренә белгечләр җибәрү авыр булганын искә ала. Хәзер белгечләр Африкага китеп котылу өчен чират торалар, хәтта командировкага китү өчен медкомиссиягә үзләре түләргә дә ризалар икән. Мобилизация һәм шуңа бәйле рәвештә халыкның чит илләргә агылуы кадрлар дефицитын тудырган. Җиңел сәнәгатьтә – 70, машина төзелешендә – 35, азык-төлек сәнәгатендә 25 процентка кадәр эшчеләр җитешми икән. Җитештерүче бизнесның 48 проценты нәкъ менә шул сәбәпле җитештерүне арттырып булмый, дип зарлана. Компанияләрнең 22 проценты кадрлар «ачлыгы» сәбәпле җитештерүне киметергә мәҗбүр. Технологияләргә һәм финансларга бәйле башка проблемалар да җитәрлек бит әле.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү