Җырчы Ринат Рәхматуллин гаиләсендәге күңелсез хәл турында хәбәр итте

Автор-башкаручы Ринат Рәхматуллин хатыны белән аерылышкан. Бу хакта җырчы ТМТВ телеканалында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында сөйли.

«Мин хәзер ялгыз, Буада үзем генә яшим. Гаилә белән аралар өзелгән, чөнки ике кызым да Казанда яши. Миңа алга барырга, гаилә ягын карарга, мәхәббәтне дә яңартырга кирәк. Хәзерге вакытта иҗатымны, тормышымны, күңелемне аңлаучы кешем бар. Балалар бу хәлне адекват кабул итте. Нишлисең инде?! Алар өчен мин һәрвакыт әти булып калам. Хәлемнән килгәнчә ярдәм итеп торам», – ди ул.

«Матбугат.ру» билгеләп үткәнчә, Ринат тормыш иптәше Гөлшат ханым белән 1992 елда кавышканнар иде. Ландыш һәм Регина исемле ике кыз үстерделәр. Журналистларга җырчы гаилә тормышында булган кызыклы хәлләрне дә сөйләде.    Яшь чакларында аның хатынының бик тә Казанда яшисе килгән икән.   «Казанда яшисе килә, шунда китик, ди. Казанда — мэр Камил Исхаков янында танышым эшли. Икәү дә баргаладык. Минем китәсем килми, шәһәрдә тыным кысыла. Соңгы очрашуга үзем генә бардым. Җомга бардым, дүшәмбе ачкычка кил, малосемейка бирәбез, диделәр. Мин кайттым да, хатынга әйттем — булмады, фатир бирмәделәр, дидем. Кәефе төште инде. Ул серне әле дә белми. Без Казанга күчеп китә ала идек, мин теләмәдем», — дип сөйли Ринат Рәхмәтуллин.

Моңа кадәр җырчыга инсульт булган иде.


2 фикер

  1. Кесэлэренэ акча керсэ жунлерэк хатын кирэк була башлый, слабый пол!!!! Просто ужас, хатынына алла ярдэм бирсен!

Фикер өстәү