Һәрвакытта да болай булмас: ике елын үттек инде…

Мин тормыштагы кыенлыкларны җиңәргә өйрәтә торган гыйбрәтле хикәяләр җыярга яратам. Беләсезме: яшәештә бит иң кыйммәтле нәрсә – валюта запасы да түгел, кара көнгә дип туплаган азык-төлек күләме дә түгел, ә тәҗрибә. Теге хикәятләр безгә тәҗрибәне бушлай бирәләр.

Хәзерге көн өчен әһәмиятле бер хикәятне искә төшерик. Бер бик фәкыйрь күпбалалы гаилә яшәгән. Тормыш авыр чакта иң әһәмиятлесе бит – күңелне төшермәү, икенче төрле әйткәндә, мотивацияң булу. Төшенкелек һәлакәткә илтә, мотивация исә гел алга өнди. Ашкынып, елларны узуыңны сизми дә каласың, күпме дәвам итсә дә, авырлыкларга бирешмисең. Теге гаилә турында сөйли башлаган идем бит. Шуларның тормышлары озакка сузылган авырлыклар чылбырыннан торган. Әти кеше, балаларны өметләндерү өчен, стенага: «Һәрвакытта да болай булмас», – дигән язу элеп куйган. Шул язуга карыйлар да тормышны алга этәргә тырышалар икән. Күбрәк әти тырыша инде, чөнки балалар кечкенә. Акрынлап шулай фәкыйрьлектә еллар узган. Балалар үскән. Шулай да көннәрдән бер көнне гаиләгә мохтаҗлык базыннан күтәрелеп, муллыкка ирешү насыйп булган. Яхшы итеп йорт җиткергәннәр, ашау-эчү затлыга һәм мулга әйләнгән, кием-салым да яхшы. Яңа өйнең диварына әти кеше тагын шул язуны элеп куйган: һәрвакытта да болай булмас. Инде үсеп буй җиткергән, егет булып килгән улларның берсе: «Әти, авыр чаклар артта калды бит инде, бу язуны алып ташлыйк», – дигән. «Торсын, улым, – дигән әтисе, – чөнки һәрвакытта да болай булмас».

Россиянең бүгенге хәле шул хикәяттәге төсле. Бердән, угеводородлар акчасы мул булып яуган елларда без үзебезне мәңгелек байлыкка ирешкән кебек тоттык: бар нәрсәне читтән сатып алып, икътисадны кирәгеннән артык глобаль икътисадка бәйләп куйдык. «Һәрвакытта да болай булмас» дигән кагыйдәне белмәдек. Бүген иртән «Цифрлаштыру министрлыгы коммуналь хезмәтләр өчен кәгазь квитанцияләрдән баш тарту мөмкинлеген өйрәнә» дигән юлларны укыдым да бер көлдем, бер еладым. Мәгълүматлаштыру тармагының чамасыз алга китүе сәбәп түгел бит бу хәлгә, кәгазь кытлыгы мәҗбүр итә шулай эшләргә. Мәгълүматлаштыру дигәнендә дә без программалар белән тәэмин ителеш ягыннан чит базарларга нык бәйләнгәнбез. Теле- электрон җиһазлар хакында әйтмим дә инде. Берничә айдан соң безгә интернетның акрынаюын, аңа түләүнең башка схемасын вәгъдә итәләр. Күпме мәгълүмат алдың, шуның кадәр түлисең. Видеолар карап утырасың икән, банк картаңның бик тиз бушавы ихтимал. «Госуслуги»га кереп, электрон квитанция буенча акчаңны күчерәсең дә тиз генә өзеп куясың интернетны. Әле бу хәлгә җитмәдек җитүен, бәлки, җитмәбез дә. Курск өлкәсе губернаторы Роман Старовойт үзәкләштерелгән җылылык системасының торбаларындагы суга я буяу кушарга, яисә сероводород өстәргә дигән фикергә килгән әнә. Ник дисәң, суга түләмәс өчен, өлкәнең креатив халкы җылылык торбасына кран ялгый да суны шуннан агызып ала икән. Хәзер губернатор, буяу гына кушсаң, төсле суда да ванна керерләр дип борчыла, иң яхшысы – күкертле водород катнаштыру дигән фикерне куәтли. Күкертле водородның ни икәнен беләсездер инде? Белмәсәгез, чәберчек йомырканы ватып карагыз.

Сәнәгать өлкәсендә дә шулай иҗади фикерләп, авыр хәлдән чыгарга омтылучылар бар, диләр. Монысы рәсми мәгълүмат кырына чыкмады, әмма ышанычлы чыганактан алынды. ТЭЦларда (җылылык электр станцияләре) пар казаннары күгәрмәсен өчен, техник суга гидразин дигән матдә куша торган булганнар. Гидразин судагы кислородны бетерә икән, кислород булмагач, күгәрү процессы да бармый инде. Гидразин исә дефицитка әйләнгән. Импорттан инде. Ул булмагач, чарасыздан суга аммиак куша башлаганнар. Аммиак та шул функцияне башкара, ди. Әмма аның бер хәтәр ягы бар: ул җиз детальләрдәге бакырны ашый. Җылылык системасында җиздән башка булмый. Кичекмәстән гидразин импорты торгызылмаса, берничә айдан соң технологик катастрофалар артырга мөмкин. Бу хәвефләр турында уйлаучы, алардан котылу юлларын эзләүче җитәкчеләр бардыр инде…

Миңа рәсми хәбәрләрдәге оптимизм ошый. Хөкүмәт җитәкчесе чыгып: «Эшләр харап», – дисә, нинди паника кубасын барыбыз да беләбез. Паника куптымы, эшләр тагын да начарга китә. Әмма чынбарлыкка аек күз белән карау да кирәк. Үзәк банк быел банк системасының 3,5 триллионнан алып 5,8 триллион сумга кадәр зыян күрәчәге турында рәсми белдерү ясады. Бу юлларны язучы, банк югалтулары 8 триллион сумга тиң, дигән хәбәр дә алды. Үзәк банкныкына каршы килми ул хәбәр. Банк балансларындагы кыйммәтле кәгазьләрнең бәясе чүпкә әйләнү сәбәпле, тагын кимендә 2 триллион сум акча юкка чыкты инде, диләр. Сумма 8 триллион тирәсе, бәлки, аннан да күбрәк булыр. Юк, банкларны хөкүмәт терәр, әлбәттә. Алар җимерелсә, икътисадтан тузан гына калачак. Ләкин кечкенә банкларның хәле мөшкел булыр, күбесенә ябылырга да туры килер, диләр белгечләр. Хәзерге вакытта исә банклар офисларын киметәләр. Бу – эшсезләр саны арта дигән сүз.  Мәскәү кредит банкы башкаладагы 6 офисын япты яңа гына.

Балык импортлау өчтән бер өлешкә кимергә тора. Кара хәбәрләр саный дип әйтмәгез. Бу хәбәрдә бизнес өчен зур уңай як бар. Бүген син эшсез калгансың икән, яисә керемнәрең канәгатьләндермәсә, балык үрчетү перспективасын өйрәнә аласың. Бездән күпкә авыррак хәлдәге әфганлылар әнә берничә ай эчендә балык үрчетүнең масштаблы проектларын тормышка ашыра башладылар. Аларда вазгыять бездәгедән күпкә катлаулырак, күп провинцияләрдә натураль ачлык хөкем сөрә. Әмма кул кушырып, тик ятмыйлар, шуңа күрә фәкыйрьлектән чыгулары өметле. Сүз уңаеннан өстик инде: әфганлы крестьяннарга наркотик матдәләр алырга мөмкин булган үсемлекләр игүне тыйдылар. Американнар баскынлыгы чорында чәчәк аткан наркотиклар сәүдәсенең тамырына балта чабып яталар. Бу хакта «Российская газета»ның телеграм каналы хәбәр итә. Табышны югалткан крестьяннарга башка культуралар игәргә туры киләчәк.

Без Әфганстан хәлендә үк түгел әле. Әмма безнең бизнесны да селкенергә, чишелешләр эзләргә һәм табарга мәҗбүр итә торган вазгыять көннән-көн көчәя. «Интерфакс» апрель аенда нефть чыгаруның 4 процентка кимегәнен хәбәр итә. Бер карашка начар хәбәр кебек инде, әмма моңарчы төшә алмаган нефть энәсеннән төшәргә мәҗбүр итәчәк. Һәрбер яңалыкның икенче ягы булмыйча калмый. Аңа менә шул яктан карарга туры киләчәк. Әлегә Россия бизнесы аптыраш хәлендә икән. Бөтенроссия тышкы сәүдә академиясенең Җитештерүчәнлекне күтәрү үзәге бары тик предприятиләрнең 6 проценты гына чит ил компанияләре киткәннән соң бушап калган базарны үз кулларына алырга әзер булуын әйтә. Бизнесның 70 проценты чималга һәм логистикага бәяләр күтәрелү, комплектлаучы детальләр юклыктан зарланып утыра. 21 проценты клиентлар юклыгыннан төшенкелеккә бирелгән. Башка сәбәпләрләрдән зар елаучылар да байтак.

«Бу хәлләр кайчанга кадәр барыр?» дигән сорауга җавап эзлик әйдә. «Российская газета» каналы АКШның Берләшкән штаблары комитеты җитәкчесенең Украина тирәсендәге кризис елларга сузылу ихтималы турында белдерүен элде. Шул ук генерал Марк Милли державалар арасындагы бәрелеш ихтималлыгын да кире какмый. Элек әбиләр әйтә иде бит әле: «Махсус хәрби операция генә була күрмәсен», – дип. Хәзер операциянең дөньякүләмгә күчмәвен теләргә генә кала.

Хәл бер бездә генә түгел, дөнья күләмендә катлаулана. АКШтан мамыкка бәяләрнең кискен күтәрелүен хәбәр итәләр, пальма маеның (россиялеләрнең төп ризыгы) бәя рекордлары куюы ишетелә (ягулык итеп файданучылар арта чөнки), АКШта кош гриппы дип миллионлаган кошны пычак аша үткәргәннәр… Хәбәрләр тезмәсен дәвам итеп тормыйк. Бу хәл күпмегә барыр да, безнең икътисади хәл ничек булыр? Шушы  сорауга җавап биреп карыйк. Автор бу юлларны язар алдыннан Ирандагы хәлне өйрәнде. Фарсыларга пассионарлык җитми дип әйтеп булмый, бик омтылышлы халык. Санкцияләр шартларында яшәгән берничә елда аларның эчке тулаем продукты 3 тапкыр кимегән, эшсезлек 15 процентка җиткән еллар булган. Россиягә катырак керттеләр тыюларны һәм өстәп торалар. Якын киләчәктәге вазгыятьне менә шуннан чыгып күзаллагыз.

2020 елда пандемия башлангач, күпчелек аналитиклар 20 еллар тирәсе авыр кризис вәгъдә иткән иде. Без 5–7 ел эчендә авырлыклар эченнән чыгарбыз дип фаразладык. Ике елны үттек инде, бик авыр тагын 3–5 ел тирәсе бар дип уйлыйк. Без ялгышырга мөмкин, әлбәттә. Шулай да дөньякүләм зур мәтәлчек шартларында шуннан да ким яшәмәбез. Әмма язманың исеменә карыйк: һәрвакытта да болай булмас.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү