7 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья сәламәтлек көне

Берләшкән Милләтләр Оешмасының беренче Бөтендөнья ассамблеясында гамәлгә куелган истәлекле дата. Ул беренче тапкыр 1948 елның 22 июлендә билгеләп үтелә. Аннан 7 апрельгә күчерелә.

Россия Хәрби-Диңгез флотында һәлак булган су асты көймәсендә йөзүчеләрне искә алу көне

1989 елның 7 апрелендә Төньяк флотның К-278 «Комсомолец» атом су асты көймәсе фаҗигагә юлыкканнан соң 1995 елда гамәлгә куела. Бу фаҗигадә 42 кеше үлә, 27 сен коткаралар. Батырлыклары өчен аларның барысы да Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Калининград өлкәсе

75 ел элек (1946) Калининград өлкәсе оештырыла. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң Ялта һәм Потсдам конференциясе карары нигезендә Көнчыгыш Пруссиянең өчтән бер өлеше СССРга бирелә. 1946 елның 7 апрелендә  СССР Югары Совет Президиумы указы белән бу территориядә Кенигсберг өлкәсе төзелә. Шул ук елның июль аенда ул Калининград итеп үзгәртелә. Мәйданы 15125 кв км, 1 млн нан артык кеше яши.

Метр һәм килограмм

226 ел элек (1795) Франциянең Милли Конвентында  озынлык (метр) һәм масса (килограмм) берәмлекләре кабул ителә.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү