Яллардан соң ял кирәк

2021 елның беренче көннәре күз ачып йомган тизлек белән үтеп китте. Кешеләр күп ашаудан, озак ялдан газап чигәләр, алдагы елга буш хыяллар белән юанмакчы булалар.

Яңа ел өметлерәк шикелле булып тоела. Икътисад фаразчылары да быелга кечкенә булса да үсеш процентлары вәгъдә итә. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) ачыклап өлгергән инде әнә: 42 процент россияле яңа ел үткәндәгедән яхшырак булыр дип өметләнә икән. Кешеләр икътисади үсеш һәм кризистан чыгуга, хезмәт хакларының артуына, эшләүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнүгә, бәяләрнең төшүенә һәм иң мөһиме: пандемиянең бетүенә исәп тоталар икән. Өметле булу яхшы нәрсә инде ул: төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итә. Әмма уңай якка үзгәрешләрне озак көтәргәме дигән сорауга нинди җавап бирелгәнен беләбез бит инде. Көтсәң, озак. Ел буе көтеп утырсаң, ел буена тормышың начараячак. Эшләүче пенсионерларның пенсиясе артуга өмет аз, бәяләр төшү кискен кризис башланган очракта гына ихтимал, көтеп утырганнарның хезмәт хаклары арту да шикле.

Озакка сузылган яллар хыялларны тормышка ашырырга булышмыйлар, киресенчә, аларның җимерелүенә генә нигез салалар. Бу юлларның авторы Яңа ел каршыламый, чөнки 31 декабрьнең соңгы сәгатьләре белән 1 гыйнварның беренче сәгатьләре арасында бернинди дә могҗиза да, тылсым да, магия дә юклыгын белә. Шуңа күрә каникул стрессы, бәйрәмнән соңгы депрессия дигән төшенчәләр аңа таныш түгел. Ул отпускага чыкканда да күбрәк һәм иркенләбрәк эшләргә мөмкинлек алу өчен дип чыга. Иң яхшы ял ул – эш. Ял кызуланмыйча, кабаланмыйча, бернинди графикларга да сыярга тырышмыйча үзең теләгәнне эшләү мөмкинлеге бирү белән яхшы. Яңа елның беренче өч көнендә дә рәхәтләнеп язды да язды. Юк, акча өчен дип түгел, зуррак бонуска өметләнеп эшләде. Аллаһ теләсә, ул бонус булачак. Ә болай иртәдән кичкә кадәр язу –  укучылар белән туры элемтә режимында эшләү, җанлы аралашу миңа эшем өчен кирәкле берничә нәрсә бирә: мин ял итәм, шул ук вакытта мин формада калам, ягъни эшләү сәләтемне югалтмыйм, үземә кирәкле мәгълүмат алам һәм тәҗрибә туплыйм, кешеләр психологиясен өйрәнәм. Болай эшләү миңа ләззәт бирә, озак бәйрәм стрессыннан һәм депрессиясеннән коткара. Атаклы пианист, дирижер һәм композитор Андре Преванның бер цитатасын яратам: «Бер көнгә күнегүләрне туктатсам, бу минем үземә сизелә. Ике көнгә сузылса, менеджерым сизә. Өч көн булса, моны аудитория сизә», – ди ул. Тоташ өч көнлек ял – аудиторияңне югалту дигән сүз.

2020 елның кризислы айларында эшсез калып, башка эштә бер ярым тапкыр күбрәк хезмәт хакы алып эшли башлаган егет турында язган идем күптән түгел генә. Эшсез калмаса, ул хезмәт хакын арттыра алмас, элеккеге эшендә эшләвен дәвам итәр иде бит инде. Аның эшсезлек белән сыналуы түбәндәге гыйбрәтле хикәядәге кош халәте кебек булды.

Кош көн саен зур чүл уртасындагы корыган агач ботаклары арасында үзенә сыену урыны табып яши иде. Бервакыт давыл чыкты да агачны тамырлары белән йолкып алды. Мескен кошка, сыену урыны эзләп, йөзләгән чакрымны очып үтәргә һәм җимешләр эленгән шаулап үсеп утыручы агачлар үсә һәм су ага торган бакчага килеп җитәргә туры килде. Әгәр оя корган агач аумаса, бер кош та ияләнгән оясын ташлап китми бит инде.

Безнең өскә ишелеп килеп баручы кризис давылы – нәкъ менә шул ботаклары корыган, тамырлары черегән глобаль системаны йолкып ташларга һәм җимешләр үсеп утыра торган мул сулы бакчага очарга мәҗбүр итә торган давыл ул. Моны шулай кабул итсәк, без үзгәрешләрне кот очып көтмәячәкбез, ә яңа сикереш өчен трамплин итеп файдаланачакбыз.

Мин искә алган егет яңа елның бу беренче көннәрен ничек каршылады? Мин белешеп тордым. Ял көннәре аның өчен бик әһәмиятле иде. Бер яңа проекты көтте аны. Төп эштә эшләгәндә, өстәмә проектлар белән шөгыльләнеп булмый бит. «Теге өстәмә проектны ике көндә эшәдем, –   диде ул. –  Алты мең сораган идем, 12 меңне түләделәр». Бер көнгә 6 мең сум эшләү Россия шартлары өчен начар түгел бит инде. Хәзер ул ял итә: компьютерында үзе хыялланган проектларны тегеләй дә болай әйләндерә. Болар өчен аңа берәү дә түләмәячәк, билгеле. Әмма, бердән, ул озак вакыт буе тик яту кризисыннан интекмәячәк, икенчедән, осталыгын арттырачак.

Ә болай традицион рәвештә ял итеп: карынны баллы һәм майлы ризыклар белән чамасыз тутырып, хәмер пары белән баш миен томалап, ятакта аунап, мускулларны хәлсезләндереп, тәүлекнең өчтән ике өлешен йоклап үткәрсәк, ун көн эчендә без елның утыз алтыдан бер өлешен югалттык дип санарга була. Хезмәт хакларының артуына шик зур, бәяләрнең төшүе хыялда гына калачак, икътисадның ике-өч процентка күтәрелүе дә тормышта бер дә сизелмәячәк. Хөкүмәт тарафыннан бирелгән ялларның бер файдасы бар: алар Ганнибалның: «Без я юл эзлибез, я үзебез юл салабыз», – дигән принцибын тормышка ашырырга булышалар. Юл эзләү өчен андый иркен вакытны тагын кайчан бирәләр әле? Тормыш үзеннән-үзе яхшырыр дип өметләнергә ярамый. Хөкүмәт биргән пособиеләр белән генә ерак китеп булмый. «Сез көткән корабль причалда күренми икән, каршысына йөзегез», – дип кем әйткән әле? Менә шул йөзешнең старты өчен иң уңай вакыт инде ул – озакка сузылган яллар. Күп илләрдә андый мөмкинлек бирмиләр. Россиядә дә Кремльдәгеләр ял итмәде бу көннәрдә. Байден командасы белән ничек эшләргә дип планнар кордылар. Газета хәбәрчесенә килеп ирешкән мәгълүмат дөрес булса, Байденга Венесуэланы биреп, Россияне санкцияләрдән коткарырга телиләр Мәскәүдә. Эшләүче пенсионерларның картлык акчасын арттыру мәсьәләсен март аенда хәл итәргә телиләр. Газета хәбәрчесенең каналына бу көннәрдә дөньяның төрле почмакларыннан йөзләгән мәгълүмат явып торды. Күрәбез: планета ашкын тизлектә хәрәкәт итә, россиялеләр генә татлы йокыда.

Бу юллар авторының да гыйнвар каникулын аш өстәле белән диван арасында хәрәкәт итеп уздырганы бар. Бик авыр хәл бу. Мондый ялдан соң, һичшиксез, өстәмә ял кирәк була. Психологлар шуңа күрә эшкә чыгарга кимендә өч көн кала комфорт зонасын ташларга кушалар. Физик хәрәкәт белән шөгыльләнергә. Тик ятканда тупланган стресс гармоннарыннан котылуның иң яхшы ысулы шул. Физик киеренкелек канга бәхет гармоннары — эндорфиннар бүленеп чыгуга китерә, бәхет һәм канәгатьлек хисләре уята. Озын каникулны тулысынча табигать кочагында спорт һәм хәрәкәтле уеннар белән уздыра алсаң, тагын да яхшы. Монысы инде чып-чын ял.

Күңелгә төшенкелек кермәсен өчен, нинди дә булса бер яңа максат куярга киңәш ителә. Кемдер чит тел өйрәнүне сайлый, кемдер яңа ризык рецептын гамәлгә ашырып карый. Гыйнвар каникулы – яңа максатларга страт бирү өчен иң кулай вакыт иде.

Эшкә чыгарга бер-ике көн калганда булса да, гадәти тормыш режимына әйләнеп кайту хәерле. Йокыдан иртә тора башлау (ялны йоклап үткәрергә яратучылар өчен), эш һәм тормыш планнары корырга тотыну, акрын гына эш ритмына кереп китү.

Боларны алдан эшләмәсәң, акрын әйләнешне – обкатканы эшкә чыкканнан соң ясарга туры килә.

Бәйрәм табынын озакка сузмау да мөһим. Артык күп ашау сәламәтлекне бетерә, ялкауландыра, ваемсызландыра.

Шундый кечкенә генә кагыйдәләр үтәлсә, каникулдан соң ял кирәк булмас, Аллаһ теләсә.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү