Миләүшә Сөнгатуллина: «Ялга чыгып киткәндә, алда бәхетсезлек көтеп торадыр, дигән уй башыма да кереп карамады»

Көчле рухлы
Кырымга ялга чыгып киткәндә, алда бәхетсезлек көтеп торадыр, юл һәлакәтенә очрармын, дигән уй Миләүшә Сөнгатуллинаның башына да кереп карамый. 2017 елның сентябрь ае була бу. Кызны һәм әнисен изелеп, яньчелеп беткән машинадан көчкә тартып чыгаралар. Миләүшә хастаханәдә аңына килә.
Аны ике атнадан соң операция ясау өчен Симферопольдәге дәвалау оешмасына күчерәләр. Уң ягы нык имгәнә: аягы берничә җирдән сына, умырткасына зыян килә, баш мие селкенә. Беренче көннәрдә төшенкелеккә бирелеп ала, ләкин андый халәт озакка бармый.
– Аллаһы Тәгаләгә ышануым булышты дип уйлыйм, аннан гына ярдәм сорадым, көттем, – ди кыз. – Чит җирдә, җиде ятлар янында булсам да, ялгыз түгел идем. Казандагы дусларым Кырымда яшәүче танышларына шалтыратты. Бер белмәгән кешеләр көн саен яныма килеп йөрде. Кулдан тотып ашаттылар, күчтәнәчләр ташыдылар, якыннарым да һәрчак шалтыратып хәл белеште. Авыру кеше өчен үзен кирәксез итеп тоймау бик мөһим. Читкә китеп булса да әйтим: ковид инфекциясе кичергәннәрнең дә байтагы башкаларның булышуына мохтаҗ. Кешенең күңелен күрергә, йомшартырга бер җылы сүз җитә, дип әйтү бик дөрес ул. Хастаханәдә ятканда тормыштагы күңелсезлекләрне җиңеп чыккан көчле рухлы кешеләр турында китаплар укыдым. Андый тарихлар да яшәргә көч бирә. Аннары үзеңнекен онытып, синнән дә ныграк ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында уйлана башлыйсың.

Миләүшә һөнәре буенча – педагог-психолог. Нейропсихология белән кызыксына. Юл һәлакәтендә әнисенең бот сөяге сына, озак вакыт аягына баса алмый. Ул быел март башында операциягә керә, ләкин аннан исән чыкмый. Әнисе хирург өстәленә ятудан электән курыккан. «Операциягә керергә язмасын, керсәм – үләчәкмен», – дип еш кабатлаган. Әллә күңеле сизенгән, әллә юраганы юш килгән… Саулыкка туймаган кызга ул көннәрдә иң кадерле кешесен югалту ачысын да күтәрергә туры килә. «Бик кыен иде, тик үземне кулга алып, күңелгә һаман бер уйны керттем: исән кешегә яшәргә кирәк! Борчылып, елап утыруымны әни дә ошатмас…» – ди.

Юл һәлакәтенә очраган елны Миләүшә медуниверситетта медицина психологына укый, икенче белем ала. Диплом эше язасы соңгы елы була. Укуны кичектереп, бер ел академик ял сорарга уйлый. Сәламәтлеге әйбәт түгел, башка чарасы юк. Әнисе белән мең газаплар, мәшәкатьләр кичеп, Казанга кайткан чагы. Шул көннәрдә кыз укый торган кафедраның деканы Юрий Калмыков шалтырата һәм: «Быел төшеп калмыйсың. Син – безнең командада. Үз темаң буенча язуларны яз, укуны дәвам ит», – ди. Шул сүзләр кызга канат куя. Сызлануларны җиңеп, фәнни эш белән шөгыльләнә башлый. Бер үк вакытта госпитальдә тернәкләнү уза. Анда ике култык таягы белән керә, ә чыкканда берсенең кирәге калмый инде. Шунда танышы шалтыратып, аны балалар янында вожатый булып эшләргә чакыра. Ул озак уйлап тормастан, ризалаша: «Барам!» – ди. Чемоданын җыя да, таякка таянып, балалар янына лагерьга чыгып китә. Танышы Миләүшәне күргәч шакката, син шушындый хәлдәме, ник эштән баш тартмадың, дип сорый.
– Артка чигенергә теләгем юк иде. Балалар янында чын-чынлап савыктым, – ди Миләүшә. – Лагерьны ябып кайтканда таякның кирәге юк иде инде. Дөрес, аны чыгарып ташларга әле дә кул бармый. Шулкадәр сыну-имгәнүләрдән һәм үлеп яңадан терелүдән соң, савыгуга кайчак күңел ышанмый.
Миләүшә хәзер Иннополисның медицина үзәгендә ковид инфекциясе белән авырганнарны тернәкләндерү эшендә үзеннән өлеш кертә, психологик ярдәм күрсәтә. Аңа кадәр инсульт кичергән хасталарга булышкан.
– Диплом эшемне төгәлләдем. Аны язганда шундый арый идем, – ди Миләүшә Сөнгатуллина. – Шул ару, мәшәкатькә күмелү баш миемне төрле яман уйлардан саклады. Коронавирус инфекциясе кичергәннәргә дә, алга таба максат куйган кеше чирне тизрәк җиңә, дим. Бу сүзләрне күзәтүләремнән чыгып әйтәм. Көчле рухлылар күп бездә. «80дә булсам да, теге дөньяга китәргә ашыкмыйм, оныкларга булышасым бар», – дип үзен шуңа көйләгән әбиләргә карап сокланам. Кайберсе, ипотека түлисем бар, миңа үләргә ярамый, тизрәк эшкә чыгасы иде, ди… Быел, балаларымны югалттым, оныкларны үстерәсем бар, зинһар, яшәргә көч бирегез, диючеләргә ничек булышмыйсың… Яшәргә бергәләп өйрәнәбез, тормыш дәвам итә.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү