Быел Казанда Баскетбол үзәген һәм гимнастика комплексын төзү башлана

Казанда ике зур спорт корылмасы – “Салават күпере” торак комплексында спорт гимнастикасы һәм акробатика буенча физкультура-савыктыру комплексы,  “Весна” торак комплексында Баскетбол үзәге төзү буенча проектлар эшләнелә. 2021 елда төзелешләрне башлап җибәрү күздә тотыла. Шулай ук универсаль спорт мәйданчыкларын төзү программасы да дәвам итә.

Моннан тыш 43 нче мәктәп (Восстание урамы, 8а) һәм 41нче мәктәп (Һ.Такташ ур., 81 й.) территорияләрендә – баскетбол-волейбол мәйданчыклары; 65нче татар-рус мәктәбе (Ш.Усманов ур., 25б) һәм “Ак Бүре” спорт комплексы (Ваһапов ур., 17) территорияләрендә – мини-футбол мәйданчыклары пәйда булачак.

Ике спорт мәктәбендә – “Мотор” һәм “Савиново” спорт мәктәпләрендә  капиталь төзекләндерү эшләре күздә тотыла.

Шулай ук Гаврилов урамында – өсте ябулы  боз сараен, Сибгат Хәким урамында – Пляж спорты төрләре үзәген, “Тасма” спорт мәктәбе территориясендә – дзюдо спорт комплексын проектлау эшләре дәвам итә.


Фикер өстәү